Мы в Telegram
Добавить новость
< >
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11 12
13
14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Самара өлкәсендәге Мәчәләй авылының Үзәк мәчете ачылуга 35 ел тулды

0 377
Самара өлкәсендәге Мәчәләй авылының Үзәк мәчете ачылуга 35 ел тулды

Свердловский бизнесмен Малик Гайсин погасит миллионный долг предприятия перед энергетиками из своего кармана

Расстрел полицейских: прокуратура проверяет причастность двух военных

Расстрел полицейских в Винницкой области: прокуратура проверяет причастность двух военных

На Вінниччині знайшли автомобіль підозрюваних у вбивстві 20-річного поліцейського

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасында Похвистнево районы Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә 35 ел тулуга багышланган язма чыкты. «Мәчетләр — эшләп, халык намазларга йөреп торсын», — дип яза Шамил Мамышев Мәчәләй авылыннан. Советлар чорында гыйбадәтханә төзү җиңел эш булмаган, билгеле. Мәктәпләрдә бөтен фәннәр дә рус теленә күчерелгән, татар теленә игътибар кимегән, хәтта җыелышлар һәм бәйрәмнәр рус телендә алып барылган, әби-бабайлар оныкларының русча сөйләшә белүенә шатланып торган, эчүчелек киң таралган заман иде ул. Татар авыллары урамнарында, мәктәпләрдә балалар русча сөйләшәләр, рус җырларын тыңлыйлар… Шундый халәтне аңлаган кешеләр авылның киләчәге өчен борчыла башлыйлар: мәктәпләр рус телендә булгач, милләтебезне мәчетләр генә саклап кала алачак, дигән уйлар килә. Ә моның өчен башта мәчет төзү ихтыяҗы туа. Мәчәләйнең картлары һәм олы яшьтәгеләр җыелып, киңәш тоталар. Әлбәттә, гыйбадәтханә салу — бик зур эш. Шулай да, без бит күбәү, көчебез җитәрлек, әйдәгез, эшкә тотыныйк, Аллаһы кушса, башкарып та чыгарбыз, диешә халык. Шулай итеп, 1986 ел башында, Советлар Союзы әле гөрләп торган заманда, Мәчәләйдә мәчет салырга керешәләр. Әхмәдулла Рәхмәтуллин егерме кешедән торган дини оешма төзү бурычын үз өстемә алам, дип белдерә. Халык арасында гадел кеше булып саналган бригадир Мөхәммәтзәки Хәким улы Субеев та: «Хәмидулла Касыймов миңа ярдәм итәр, без һәр кеше белән сөйләшеп чыгарбыз, оешманы булдырырбыз, Аллаһы боерса», — дип үз фикерен белдерә. Озак та үтми, оешма хасил була. Тик анда 20 кеше түгел, 150 кеше языла. Оешманы рәсми органнарда теркәү эшләре башлангач, каршылык күрсәтүчеләр табыла. Түрәләр, билгеле инде, районда мөселман оешмасы булуны теләмиләр. Бу эштә авыл халкына Ленинның 1917 елда чыккан күрсәтмәсе ярдәм итә. Анда: «Һәр дини оешма үз районында теркәлгән булырга тиеш», дип язылган. Бу дәлилне түрәләр кире кага алмыйлар, әлбәттә, оешманы рәсми рәвештә теркәү карарын чыгарырга мәҗбүр булалар. Ә инде мәчет төзү турында гариза район җитәкчелегенә килеп ирешкәч, түрәләр өчен аяз көнне яшен суккандай була, алар үзләре генә карар чыгара алмыйлар, өлкә советына мөрәҗәгать итәләр. Өлкә башкарма комитеты әгъзасы Зөфәр Шәрипов үзе авылга килеп төшә. Аның: «Мәчет салу өчен шулкадәр күп акчаны кайдан табарга җыенасыз?» — дигән соравына сугыш инвалиды Зәйнулла Абдрахманов болай җавап бирә: «Мин үземнең айлык пенсиямне, улларым берәр айлык эш хакын бирерләр. Мәчет салыр өчен акча гына табарбыз. Авылыбыз халкы шундый фикердә». Зөфәр Шәрипов бераз уйлап тора да, бу мәсьәләдә ярдәм итәчәген белдерә, ә район түрәләрен, төрле киртәләр булдырганнары өчен, нык шелтәли. Озак та үтми мәчет төзергә рөхсәт бирү карары килеп төшә һәм халык эшкә керешә… Моның өчен Әхмәдулла бабай ярдәме белән 7000 сум акчага хастаханә бинасы сатып алына. Ул нарат агачыннан буралган бик зур бина иде. Идәннәре, түшәме һәм башы әле бик нык иде. Моны белеп алган район түрәләре бүрәнәләрне кире хастаханә йортына ташырга кушалар. Хәтта рәисне кулга алу һәм төрмәгә утырту белән куркыталар. Ләкин бинаны кайтарып алып булмаячагын аңлап, ризалашырга мәҗбүр булалар. Булачак мәчет урынын Кыям бабайның хатыны Зәкия әби күрсәтә. Ул үзенең бакча җирен гыйбадәтханә өчен би-рергә ният иткән икән. Шулай итеп, мәчетебез инеш буенда, авыл уртасында төзелә башлады. Аллаһы йортын төзү өчен акча һәм төзү материаллары кирәк иде. Халык, кем күпме булдыра, шул хәтле өлеш чыгара тора. Мәктәпнең укыту бүлеге мөдире Шамил Канюкаев аларның исемлеген язып барган: беренче төркем инвалиды, куллары һәм аяклары җәрәхәтләнгән Сәүбән Искәндәров беренче булып 1000 сум; Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйдулла Әхмәтов — 600 сум; Бөек Ватан сугышында катнашкан инвалид Мирзаҗан Айкаев — 500 сум; Савруха авылында яшәүче Галимҗан белән Наилә — 600 сум; Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин — 3000 сум акча биргәннәр. Төзү эшләрендә Сәгыйдә Абушманованың гаиләсе зур ярдәм күрсәтә, Үрнәк бистәсендә яшәүче Мәгъдән Манжуков акчалата һәм микрофоннар белән булыша. Куйбышевта яшәүче авылдашларыбыз Расих Мәгъдиевнең хатыны Мәгъсүмә ханым ике келәм һәм тузан суырткыч китереп куя, башкалар да сәгатьләр, палас-киезләр, тәрәзә пәрдәләре кебек кирәкле әйберләр кайтаралар. Хатын-кызлар арасында аңлату эшләрен оештыручы һәм алып баручы Галия ханым Канюкаева була, ул, беренче-ләрдән булып, 100 сум садака китереп бирә. Мәчет төзелешендә күп авылдашларыбыз катнаша. Машиналардан йөк бушатырга, гыйбадәтханә бинасын сылап-буярга кирәк булса, шундук килеп җитәләр. Мәчет манарасын балта остасы Таһир Айкаев эшли, ә Шәфигулла Булатов манара башына үзе ясаган ярымайны беркетә. Бригадир Шәриф Мамышев җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы — Абдулла Мамышев, Әхмәдулла Айкаев, Фатыйх Бәхтиев, Равил Байбеков, Шамил Сафаров, Ибраһим Уразметов та бик тырышып эшлиләр. Менә шулай, авыл халкының фидакарь ярдәме, риясыз хезмәте, олы яшьтәге дин кардәшләребезнең ки-ңәшләре, яшьләрнең тырышлыгы, дини оешма рәисе Әхмәдулла хәзрәтнең һәм оешма әгъзаларының булдыклылыгы нәтиҗәсендә мәчет 1986 елда ук төзелеп бетә. Ләкин төрле каршылыклар булу сәбәпле, 1987 елның көзендә генә мәхәллә рәисе Әхмәдулла Рәхмәтуллин һәм Зәки Субеев, судлар аша үтеп, бөтен документларны алып, Уфага китәләр. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Указ алырга килүләрен ишеткәч, утырган җиреннән торып, илчеләрне кочаклап ала, рәхмәтләр укып, Указны гына түгел, бүләкләр дә биреп җибәрә. Ниһаять, мәчетне тантаналы рәвештә ачу көне килеп җитә. 1987 елның 12 ноябрендә Үзәк мәчеттә беренче намаз укыла. Мөфти Тәлгать Таҗетдин Аллаһы йорты ачылу белән тәбрик итә һәм мәчетебезгә изге Коръәни-Кәрим китабын тапшыра. Ул, шулай ук, Раббыбыздан гыйбадәтханәбезнең уңышлы һәм озак еллар эшләвен сорап, Коръән укып, дога кыла. Аллаһы йортын төзүдә тырышып катнашкан картларга һәм беренче имамга чапаннар бүләк итә. Комиссия әгъзаларына һәм дини оешма картларына үз куллары белән 30 чалма тапшыра. Мәчет төзелгән беткәннән бирле 35 ел гомер узып китте. Шушы вакыт эчендә мәчеттә имам вазифаларын Зәки Хәким углы Субеев, Миргалифән Кәлимулла углы Абдрахманов, Хәмидулла Гайнетдин углы Касыймов, Галиулла Сәүбән углы Искәндәров, Хәбибулла Мирза углы Сөләйманов, Миргалифән Ногман углы Бәхтиев, Галиулла Мәхмүтҗан углы Мамышев, рәис вазифаларын — Әхмәдулла Фәхертдин углы Рәхмәтуллин, Сәүбән Галим углы Муратов, Шамил Әхмәтзыя углы Мамышев башкаралар. Мәчетебезнең имамы Хәбибулла Сөләйманов, сугышлар аша үтеп, җимерелгән Мәчәләй авылын күтәрүдә актив катнашкан мактаулы авылдашларыбызның берсе. Ул пилорамада эшли иде. Кибетләрдә төзү материаллары булмаган заманда Хәбибулла мәчет төзелешенә такталар, бруслар белән ярдәм итеп тора. Авырлыкларга карамастан, динне башларыбызга сеңдерә. Советлар вакытында да гаиләсен ислам дине кануннарына таянып тәрбияләгән ул. Оныгы Наил Сөләймановны да дин юлына бастырды. Мәктәптән соң Наил, бабасының киңәше буенча, Мәдинә шәһәренә укырга китә. Аны 2002 елда тәмамлап, «Бакалавр исламского права» таныклыгын алып кайта. Кинель-Черкасста Шәрәфетдин мәхалләсендә эшли. 2008 елдан бирле Самараның Җәмигъ мәчетендә имам, өлкә Диния назәрәтенең сәркатибе хезмәтен башкарып килә. Ул туган авылы мәхәлләсен дә онытмый, кайткан чакларында безнең белән намазга баса, проблемаларыбызны чишүдә ярдәм итә. 2012 елдан башлап Үзәк мәчетебездә имам вазифаларын Галиулла хәзрәт Мамышев башкара. Галиулла хәзрәт күркәм сыйфатларга ия булган мөселман кешесе. Аның тормыш юлы безгә үрнәк булып тора. Мәчәләй авылында беренче булып гарәп графикасында укырга өйрәтүче Әнәс Таһир углы Гайсин була. Бүген инде ул укыткан егетләр, югары уку йортларын тәмамлап, Самарада, Гали, Мәчәләй авылларында имам-хатыйблар буларак изге эшләр алып баралар. Мәчетебез каршында иске зират урнашкан. Агач баганалары авышып, киртәләре җимерелеп беткән иде инде. Ялтырап торган мәчет каршында шундый ямьсез күренеш булырга тиеш түгел инде. Гали авылы эшкуары, мәрхүм Расих Латыйповка бүген дә рәхмәтләр укып торабыз. Ул арзан хакка материаллар бирде, һәм без, эшчеләр табып, берничә көн эчендә зиратыбызны затлы койма белән тотып алдык. Мәчеткә килә торган электр чыбыклары да, җил чыккан саен бер-берсенә эләгеп, өзелеп төшәләр иде. Аларны да сип-кабельгә алыштырдык. Баганалар утыртып, яктырткычлар куеп чыктык. Мәчетебезгә су да керттек, җылыткыч та куйдык, тәһарәт алу бүлмәсе дә ясадык. Әлбәттә, ярдәм кулын сузучы авылдашларыбыз булмаса, бу эшләрне үзебез генә башкарып чыга алмый идек. Рәфыйк Исмәгыйлев, су керткәндә, елга аша торбадан «патрон» ясарга булышты. Бүгенге көндә мәчеттә су проблемасы юк. Сафиулла Рәхмәтуллин, әтисенең эшен дәвам итеп, трактор-фреза бирде, эш хакын күп сорамады. Су керткәндә, торба Аитовлар бакчасы аша үтәргә тиеш иде. Алар берсүзсез моңа рөхсәт бирделәр. «Восток» оешмасы рәисе Ринат Искәндәров һәм инженер Хәлиулла Мамышев акчалата булыштылар. Әйе, вакыт үтә, бабайлар белән бергә мәчетебез дә олыгая бара. Аны гел карап, төзекләндереп тормасаң, бик тиз яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Самарада яшәүче Шамил Семыкин, әнисенә багышлап, мәчетебезгә пластик тәрәзәләр куйдырды, тышкы ягын калай белән төрде. Аның әнисе Румия Харис кызына без һәрвакыт дога кылып, рәхмәтләр әйтеп торабыз. 2011 елда Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәме белән мәчетебезгә реконструкция ясалды. Бу эшне башкаручыларга да рәхмәтләр әйтеп, догадан калдырмыйбыз. Алар арасында Вазыйх Мөхәммәтшин, Людмила Макарова, прораб Дмитрий Дмитриевич, бригадир Мөхтәр (Яңа Мәчәләй авылы егете) һәм башкалар бар. Шамил абый Канюкаев, Дамир ага Муратов күп еллар мөәзин вазифаларын үтәделәр. Бүгенгесе көнне Фәрит Фәйз-рахман углы Булатов биш вакыт намазга моңлы итеп азан әйтеп тора. Безнең авылдан чыккан имамнар Наил хәзрәт Биктаев, Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев, Наил хәзрәт Сөләйманов, Наил хәзрәт Курмаев Самара мәчетләрендә хезмәт итәләр, халкыбызны дин юлына бастыруда тырышлык куялар. Бер ел элек вафат булган мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллин бер чыгышында болай дип әйткән иде: «Мәчәләй мәчетләре белән сокланырга була. Алар халкыбызны дингә тарту буенча бик зур эшләр башкаралар. Әби-бабаларыбыздан килгән динебезнең тамырларын корытмыйча, киләчәк буыннарга җиткерү, кылган га-мәлләребезнең изге булуы турында кайгыртып яшәү — һәр мөселманның төп бурычы. Әмма нинди генә мәһабәт мәчетләр салсак та, аларны бары тик анда йөрүче мөселманнар гына ямьләндерә ала»… Аның сүзләре дөрес булып чыкты, соңгы елларда мәчетләребезнең яме китә башлады. Шундый авырлыклар аша үтеп салынган мәчетебезгә йөрүчеләр саны кими бара. 2003 елның 7 февралендә мәчет көндәлегендә болай язылган булган: «Атна саен вәгазь кичәләре үтә, хатын-кызлар белән бергә, 60 — 80 кеше катнаша. Җомга намазына — 37, тәравих намазына 50 — 60 кеше йөри». Ә хәзерге вакытта җомга намазына унлап кеше җыелса җыелыр. Якты, җылы мәчетләребезнең ишекләре һәркем өчен ачык. Биредә дини китаплар да бар, эчтәлекле вәгазьләр дә сөйләнә. Авыл халкы өйләрендә иренеп ятмасын, җәмәгать тормышы белән кызыксынсын, мәчетләргә йөрсен иде. Мәчет төзүдә фидакарь хезмәтләре белән катнашкан олы яшьтәге сугыш ветераннарына, инвалидларга, инде бу дөньяны куйган Сәүбән Искәндәровка, Мирзаҗан Айкаевка, Зәйнулла Абдрахмановка, Ибраһим Курмаевка һәм башка мөселман кардәшләребезнең рухына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен иде. Шөкер, мәчеткә булышучылар байтак әле. Бигрәк тә авылдашыбыз, эшкуар Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев мул садакалар биреп тора. Халык булышмаса, без бу мәчетне тота алмас идек. Эшкуарлар авылның мәдәниятен, динен күзәтеп кенә бармыйлар, чыгымнарын да үз җилкәләрендә күтәрәләр. Милләтебез, динебез, татар халкыбыз саклансын дисәк, Коръән кушканча яшәү рәвешен сайларга тиешбез. Аллаһы алдында гыйбадәттә, зекердә, догада булыйк. Ике дөнья рәхәтенә ирешик дисәк, мәчетләребез эшләп торсын, иманлы халкыбыз намазларга йөреп торсын иде. Вәгаләйкүм әссәләм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Читайте также

В тренде на этой неделе

Свердловский бизнесмен Малик Гайсин погасит миллионный долг предприятия перед энергетиками из своего кармана

Соделайся чистым, моё сердце

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я