Уфада «Ике аккош» республика музыкаль конкурсының Гала-концерты узачак
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә «Ике аккош» республика музыкаль конкурсының Гала-концерты була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Tatar-inform.tatar