Добавить новость
Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Самарада авариядә Татарстанда яшәүче ир белән хатын үлгән, аларның өч баласы имгәнгән

0 102

7 августта кичке якта Самара-Зур Черниговка юлында авариядә Сергей һәм Любовь Кузнецовлар һәлак була. Аларның өч баласын хастаханәгә озатканнар. Балаларга әле өч яшь тә тулмаган. Юл һәлакәте ЮХИДИ хезмәткәре булып эшләүче 25 яшьлек Сергей аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Бу турыда « Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алар дусларына ял итәргә барды. Борылышта туктап, йөк машинасын уздырмакчы булганнар. Бу гаиләнең машинасына „Датсун“ машинасы килеп кергән һәм аларны йөк машинасы астына ыргыткан. Бу турыда төнге уникедә белдем, Бөгелмәдән авария урынына киттем. Сережа урында үлде, мин Любашаны һәм балаларны эзләдем», — дип сөйли Александр Жердов.

Кызганычка, Александрның сеңлесе Любовька табиблар ярдәм итә алмый, ул да үлә. Балалар җитди имгәнгән.

«Ксюшаның ярасы зур, 14-16 урыннан тектеләр. Иң кечесе Юля — ул ике ай элек туды, аның баш мие селкенгән, ике яшьлек Алешаның аягында сөяге чатнаган, таз сөяге сынган. Алар тереләчәк. Без балаларны ташламыйбыз инде, үзебезгә алып үстерәбез», — ди Александр.

Кузнецовлар утырган «Хендэ Солярис» Любовька рәсмиләштерелгән. Юлның күп өлешендә ул рульдә булган, аның ирен 2019 елда машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. «Шәһәрдән чыккач, Сережа рульгә утырган, Люба арыгандыр инде», — ди Жердов.

«Бу машина авариядә булган инде. Мин аны үзем Самарадан Бөгелмәгә алып кайттым», — ди ул.

Сергей һәм Любовь 7 ел бергә яшәгән.

Авария китереп чыгарган ир-ат мәрхүмнәрнең туганнары белән элемтәгә чыкмаган әле. «Ул исерек иде диләр. Хатыны белән булган. Аннары ул айныган да, хастаханәдән югалган. Аннары полициягә килгән, аны тоткарлаганнар. Безнең белән элемтәгә чыкмады», — ди Александр.

«7 августта 21.20 сәгатьтә Самара өлкәсенең Волжский районында „Самара-Зур Черниговка“ юлында Datsun машинасын йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган, алдан бара торган Hyundai машинасына бәрелгән, ул каршы як полосага чыгып Volvo FH йөк машинасына бәрелгән. Hyundai йөртүчесе һәм пассажиры урында үлә, балигъ булмаган яшьтәге өч пассажир имгәнә. Datsun белән идарә итүченең Самара өлкәсендәге бер бүлекчәдә эшләве, авария вакытында отпускта булуы ачыкланды. Ул шәхси машинасында була», дип хәбәр итте Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Хәзер Сергей чыннан да СИЗОда икән. Аңа карата җинаять эше ачылган. Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, ведомство башлыгы Александр Винников тикшерү башларга кушкан, аның нәтиҗәләре буенча юл инспекторын эштән азат итәчәкләр. Ул хәзер сак астында, дип хәбәр итә «КП».

Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте дә җинаять ңше ачылу турында хәбәр итте. Тикшерү комитеты фаҗига урыныннан фотолар да күрсәтте.


Читайте также

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я