Добавить новость
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019
Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022
Июнь 2022
Июль 2022
Август 2022
Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022
Декабрь 2022
Январь 2023
Февраль 2023
Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023
Январь 2024
Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025
Март 2025
Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025
Сентябрь 2025
Октябрь 2025 Ноябрь 2025
Декабрь 2025
Январь 2026
Февраль 2026
Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде»

0 1763

Узган гасырның 60-70нче елларында космос белән кызыксынмаган, космонавт булырга хыялланмаган егет булмагандыр. Космонавтларны әзерли торган ябык Звездный шәһәрчегендә татарлар да эшләве мәгълүм.

  • Звездный (Звездный Городок) – Мәскәүдән 25 км ераклыктагы шәһәр округы, элек ябык режимдагы хәрби бистә. Анда космонавтлар әзерлек узган.

Дөрес, космонавтлар арасында татарлар булмый, шулай да Звездныйда эшләүче татар хәрбиләре турында истәлекләр күп. Арча районы Яңа Кенәр авылында туган Марс Хәкимовның да космонавт Алексей Леонов белән төшкән истәлек фотосы бар (Алексей Леонов – ачык космоска чыккан беренче космонавт. – ИТ).

Марс Хәкимов 1932 елда Яңа Кенәр авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, күрше Байкал авылында башлангыч класслар укыта. Тик егетне күк гел үзенә тартып торган, күрәсең. Үзен хәрби училищега алуларын сорап, хатлар яза башлый. Тиздән Вольск шәһәрендәге авиация-техника училищесына укырга керә.

 

Фото: © Вольск авиация-техника училищесында укыган чагы.

«Ул чакта авиация училищесында уку, хәрби булу бик дәрәҗәле саналган. Курсант вакытында авылга кайткач, хәрби формаларына, үзенә карарга авыл кешеләре килгәннәр, дип сөйлиләр иде. Ул хәрби булырга хыялланган, шуны бик теләгән. Без әти белән бик горурланабыз. Ул кеше буларак та бик тәртипле, намуслы иде. Бик гаилә җанлы, үрнәк һәм идеал әти булды. Моны бөтен кеше раслый ала», – дип сөйләп китте Марс Хәкимовның кызы Гөлнара ханым. Бу сүзләрне Марс абыйның уллары Марат белән Ренат та раслар иде.

Марс абый тәртипле һәм белемле гаиләдә туа. Әтисе Гариф Хәкимов, сугыштан кайтып, районда прокурор булып эшли. Әнисе Маһруй апа балалар бакчасында пешекче була. Абыйсы Альберт – Казанның «Теплоконтроль» заводында инженер-конструктор һөнәрендә эшли. Сеңлесе Рая белән Марс абыйның кызыксынулары да туры килгән – Рая апа гомер буе Казанның авиация заводында хезмәт итә. 88 яшьлек Рая апа бүген дә Казан шәһәрендә яшәп ята.

Кызганыч, Марс абый да, абыйлары Альберт та бу дөньяда инде юк.

 

Фото: © Әти-әнисе, абыйсы Альберт һәм хатыны Ләлә белән

«Звездный шәһәрчегендә татарлар хезмәт итте»

Космонавтлар әзерли торган Звездный шәһәрчеге Марс Хәкимовның соңгы эшләү урыны була. Авиация училищесын тәмамлаганнан соң, ул күп кенә аэродомнарда, Староконстантинов шәһәрендә, Советлар Союзы гаскәрләре составында Германиядә, аннары Чехославияда һәм башка күп җирләрдә хезмәт итә. Гөлнара ханым да Германиядә вакытта туа. «Без бик күп тапкырлар күчеп йөрдек, бу – хәрби гаиләсе өчен нормаль хәл иде», – ди ул.

 

Фото: © Чехословакиядә хезмәт иткән елларда

Училищены тәмамлаганнан соң, хәрбине теләсә кайсы частькә җибәрә алалар, сорап та тормыйлар. Ул заманда барысы да бик төгәл эшләнелә иде. Әти – профессиональ офицер, гомер буе армиядә хезмәт итте. Без әтинең ниндидер өлкәдә хезмәт иткәнен генә белә идек. Хәрби гаиләсе өчен ул – нормаль хәл. Бик күп мәктәпләр алыштырдык. 9-10 классны мин Звездный шәһәрчегендә укыдым, мәктәпне шунда тәмамладым. Безнең мәктәп Владимир Комаров исемен йөртә иде. Ул мәктәп әле дә бар, – дип сөйләде Гөлнара ханым.

Космонавтлар арасында төрле милләт вәкилләре бар, тик татарлар юк. Моның төрле сәбәпләрен эзләргә тырышалар. Тормышының күпмедер өлешен космонавтлар шәһәрчегендә яшәгән Гөлнара ханым Звездныйда татарлар булуын әйтте.

Звездныйда татарлар хезмәт итүен төгәл беләм. Космонавтлар отряды вакыт-вакыт тулыланып тора. Әлбәттә, бөтен кеше дә оча алмаган. Йә ниндидер параметрлар белән туры килмәгәннәр, йә әзерлек үтә алмаганнар – бик күп кеше төшеп калган. Гагариннан соң, әлбәттә, бөтен малайлар да космонавт булырга хыялланган. Ләкин иң яхшы, идеаль очучыларны гына сайлап алганнар, – дип сөйләде Гөлнара ханым.

«Космонавтлар белән дуслыгы турында беркемгә бернәрсә сөйләмәде»

Марс Хәкимов хәрби академияне, аннары Казан университетының тарих факультетын тәмамлый. Соңрак хәрби частьләрдә замполит булып эшли башлый. Звездный шәһәрчегендә Марс Хәкимов 1977-1987 елларда медицина идарәсе начальнигының сәяси бүлек буенча урынбасары булып хезмәт итә. Космонавтларның идеологик рухы һәм сәяси әзерлеге өчен җавап биргән Марс Хәкимов алар белән тыгыз элемтәдә була.

Ул космонавтларны очуларга әзерләмәгән, әмма аларның идеологик әзерлеге өчен җавап биргән. Ул чорда барысы да коммунистлар иде бит. Әлбәттә, хезмәте аркасында ул бөтен космонавтлар белән дә аралашты, тыгыз элемтәдә булды. Корабльләрне космоска җибәргәндә, Байконурга командировкаларга бара иде. Шулай да космонавтлар белән дуслыгы турында беркемгә бернәрсә сөйләмәде. Ул, гомумән, күп сөйләшми иде. Бу – бары тик хәрби хезмәт, дип кенә кабул ителә иде, – ди Гөлнара ханым.

Гөлнара ханымга кечкенә чагында ук Юрий Гагарин белән Валентина Терешкованы күрергә насыйп була. Фотографияләр белән кызыксынган Марс абый кызын космонавтларны каршылау тантасында фотога төшереп ала. Коляскада утырган кызчыкның кулында – Гагарин фотосурәте төшкән СССР байрагы.

 

Фото: © Кечкенә Гөлнара Юрий Гагаринны каршы алганда.

Истәлекле очрашу ул вакытта Марс Хәкимов хезмәт иткән гарнизонда була. Марс абыйның фотоаппаратына чәчәкләргә күмелгән Юрий Гагарин белән Валентина Терешкова да эләгә. Истәлекле фотосурәт Гөлнара апаның архивында әле дә саклана.

 

Фото: © Марс Хәкимов очрашуга килгән Юрий Гагарин белән Валентина Терешкованы төшереп алган.

«Звездныйда бар нәрсә аерым бер космос рухы белән сугарылган иде»

Кызы әтисенең эшен бик яратуын да искә алды. «Эше авыр һәм җаваплы иде», – диде ул. Хәрби гаиләсендә, хәрбиләр даирәсендә үскән буынның «патриотизм» төшенчәсенә дә карашлары башкача.

Хәзер патриотизм, яшьләргә туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеге турында күп сөйлиләр. Ә без шундый шартларда үстек. Бу – минем өчен гадәти хәл. Без һәрвакыт Ватанга карата мәхәббәттә тәрбияләндек. Безне Ватанны яратырга мәҗбүр итәргә кирәкми иде. Ул ана сөте белән кергәндер. Без үз илебезне яраттык, горурландык, чөнки шундый гаиләдә үстек, – ди Гөлнара ханым.

Хәкимовлар нәселендә тормышларын космос темасы белән бәйләүчеләр берничә була. Фидель Усманов – Марс Хәкимовның өченче буын туган энекәше. Ул Байконурда космик гаскәрләрдә хезмәт итә. «Буран» корабленең ягулык салу системаларын карап тора. Капитан званиесендә рота белән командирлык иткән.

Фидель Усманов 1989 елда Казанга ялга кайткач, фаҗигале һәлак була – аны үтерәләр. Вафатыннан соң аңа майор званиесе бирелә. 

 

Фото: © Фидель Усманов Байконурда хезмәт иткәндә

Гаиләсе, туганнары, үзе дә Звездный шәһәрчеге белән бәйле булгангадыр, 12 апрель – Гөлнара апа өчен аерым мәгънәгә ия көн.

Звездныйда озак укымасам да, яшәмәсәм дә, Космонавтика көне – минем өчен үзенчәлекле көн. Анда бар нәрсә аерым бер космос рухы белән сугарылган иде. Звездный белән бик күп истәлекләр бәйле.

Мәктәптә эшлим һәм класс сәгатьләрендә дә космонавтика турында мәгълүмат җиткерергә тырышам, үз тормышымнан да нәрсәдер сөйлим. Тик хәзер бу – гадәти хәлгә әйләнде инде, – дип сөйләде безгә Гөлнара ханым.

 

Фото: © Марс Хәкимов 1968 елда Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша. Репетициягә әзерлектән фото.

Туган авылы Яңа Кенәрдә дә офицер Марс Хәкимовны онытмыйлар. Дөрес, ул яшәгән Татарстан урамындагы йортын инде башка кешеләр сатып алган. Шулай да, авылда әнисе һәм әтисе ягыннан туганнары яши. Мәктәптә космонавтлар көненә багышлап стенд ясаганнар. Стендта тормышлары космонавтика белән татарлар, Звездныйда эшләүче авылдашлары һәм Марс Хәкимов та бар.

 

Фото: © Яңа Кенәр мәктәбендәге стенд

  • Звездный шәһәрчегендә 10 ел эшләп, Марс Хәкимов полковник званиесендә отставкага чыга. 72 яшендә 2003 елда Звездныйда вафат була. Аның кабере дә космонавтлар шәһәрчегендә.

Марс Хәкимов – күп егетләрнең хыялларын күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырып, заманасы өчен дәрәҗәле дә, авыр да, кызыклы да эштә эшләгән, планетаның беренче космонавтлары белән таныш һәм дус булган кеше. 

 

Фото: © Уңда – Марс Хәкимов, сулда – Алексей Леонов.


Читайте также

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я