Славутский, ковид белән бәйле чикләүләрне исәпкә алып, театрларга матди ярдәм сорады
0
109
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат Александр Славутский, ковид белән бәйле чикләүләрне исәпкә алып, театрларга матди ярдәм сорады. «Театрларга ярдәм буламы? Ковид аркасындагы югалтулар компенсацияләнәчәкме? Безнең өчен бу зур югалтулар. Кешеләр үз хезмәт хакларын саклап калырга тиеш бит» — дип сорады ул доклад белән чыгыш ясаган Татарстанның финанс министры урынбасары Оксана Кисаповадан. Утырышта 2022-2024 елларга бюджетның төп параметрлары мәсьәләсе каралды. Оксана Кисапова мәдәният, мәгариф өлкәләренә сарыф ителәчәк чыгымнарны әйтте. «Бюджет кабул ителгән норматив актлар нигезендә формалаша. Хәзерге вакытка андый норматив актлар юк, шуңа күрә алар бюджетта чагылыш таба алмый», — дип җавап бирде Оксана Кисапова Славутский соравына. Комитет рәисе Айрат Зарипов, театрларның гозерен ишетергә кирәк, диде. «Театрларда зур коллективлар, аларның иҗади проектлары бар. Быелгы бюджет үтәлешен караганда, мөмкинлек булса, театрларга шушы авыр вакытта ярдәм итәргә кирәк. Кешеләр хезмәт хакыннан башка яши алмый», — дип белдерде.