Добавить новость
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13 14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Аның киләчәге матур булачак»: Рүзәл Минһаҗев иҗатын яратучыларны юбилеена җыйды

0 155

Юбилей уңаеннан Казанның «Сәйдәш» залында шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган концерт тамашасы булды.

Язып үткәнемчә, Рүзәл Минһаҗев – махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм итүдә актив катнашуы белән билгеле шәхес. Ул патриотик рухтагы шигырьләр яза, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары да оештыра. Аның сәләте һәм актив гражданлык позициясе күпләрне рухландыра, үз артыннан ияртә.

Концертта да махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Ә һәлак булган каһарманнарның, бүгенге көнгәчә алгы сызыклардагы хәрбиләрнең әти-әниләре, газиз якыннары сәхнәгә менде. Аларның һәркайсының сагыш һәм кайгы тулы күзләрендә яшь тамчысы иде. Мин бу вакытларда Рүзәл абыйның һәркайсына игътибарлы булуын күрдем, сокландым! Менә нинди олы йөрәкле зат бит ул! Чын ир-егет!

«Батыр яуда беленер», – диләр. Шундый авыр һәм четерекле заманда ул солдатларга да, аларның якын кешеләренә дә – ныклы терәк булган, изге калебле шәхес!

«Мин тормышның яшим тәмен табып, шөкер итеп һәркөн Раббыма»

«Мин тормышның яшим тәмен табып» дигән сүзләрне Рүзәл Минһаҗев концертына чакыруда күреп алдым. Ул чыннан да шундый бит, дип уйлап куйдым.

Мөслим якларыннан кайнар сәлам алып килдек. Бүгенге матур концертыбызны алып барачакбыз без – гөле дә, назы да булган Гөлназ Гайсина һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәнов. Кич дәвамында без сезнең белән Рүзәл Минһаҗевның ихлас йөрәктән чыккан шигырьләрен, матур җырларын тыңлап узачакбыз. Милли җанлылык, ватанпәрвәрлек – Рүзәл өчен беренче чираттагы төшенчәләр! Аны өлкәннәр дә, яшь буын егет-кызлары да бик нык ихтирам итә, – дип башладылар концерт тамашасын алып баручылар.

Иң беренче булып Рүзәл абыйның фикердәше Татарстанның атказанган артисты, шулай ук махсус хәрби операциядәге якташларга зонасына ярдәм илтеп торучы Фирдүс Тямаев чыгыш ясады һәм юбилярга бик кызыклы бүләк бирде. Ул аңа шаян сүзләр әйтеп, гастрольләргә йөрү өчен тәгәрмәчле чемодан бүләк итте. Эченә салынган кирәк-яракларны да әле сатира-юмор белән күрсәтеп узды.

Концерт Рүзәл Минһаҗевның шигырьләренә язылган җырлар, шигърьләр белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, шигырьләре аның гади авыл кешеләренең, көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәренең дә күңел түренә ирешә торган. Гади генә проблемалар, һәркемгә якын булган тойгылар һәм кичерешләр тасвирлануы белән дә игътибарны җәлеп итә. Аннары аның шигырь структурасы халыкчан һәм җиңел. Көнүзәк, фәлсәфи һәм матур иҗаты белән танылган ул.

Тамашаның беренче минутларыннан ук кызлар, апалар һәм әбиләр Рүзәл Минһаҗевны котларга ашыкты. Бер-бер артлы сәхнә түренә юнәлделәр.

Рүзәл! Концертның беренче минутларыннан ук рәхмәт әйтәсем килә, түзеп утыра алмадым. Артист буларак түгел, гап-гади тамашачы һәм авыл кызы исеменнән иң олуг рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Июнь айларында Рүзәлебез, хөрмәт итеп. үзенең командасына җырларга чакырды. Никадәр чиста күңелле, олы йөрәкле ул һәм шулкадәр тирән мәгънәле шигырьләр язуына көннән-көн инанабыз. Эш-гамәлләре дә ихлас соклану хисләре уята. 35 яшьлек кенә егет булуга карамастан, белмим, нинди генә сүзләр әйтсәм дә аз булыр кебек, – диде җырчы Сөмбелә Яркәева.

Күптән түгел Рүзәл абый махсус операциядәге егетләргә багышлап, туган авылы Метрәйдә «Егет без» дигән чишмә ачкан иде. Әлеге изге эштә аңа авылдашлары һәм фикердәшләре дә ярдәм кулы сузды.

Миңа Рүзәл «Егет без» чишмәсен күрсәтте, ул яклар белән таныштырды. Мин өмәдә катнашырга теләк белдердем. Белсәгез, изге урыннарның берседер ул. Шундый яңгырлы, эссе көн булса да без анда бардык. Ниндидер психологик алым яки уен булдымы, яисә тормыш белән көрәш булдымы – мин аннан яңадан тормышның якасына ябышып яшисе килеп, бик күп җан азыгы алып кайттым. Бүгенге көндә безнең Исламыбызга зур ярдәм кирәк һәм мин бик озак кына уйланулардан соң, Рүзәл белән киңшләштем. Һәм ниһаять менә безнең сбор ябылды, – дип ташып торган хис-кичерешләре аша уртаклашты Сөмбелә.

Авылларга яки авылдагы кешеләргә нинди дә булса кушамат бирү модасын беләсездер, мөгаен. Ә менә Рүзәл абыйның туган авылы Метрәйнең кушаматы – «кара каргалар» икән. Бу турыда әйтелгәннән соң авылга багышланган җыр да яңгырады.

Рүзәл абый әле туган якларында спартакиада да үткәргән. Хәбәрдар булуыбызча, анда авылдашлары да көндәлек мәшәкатьләреннән арынып бик актив катнашкан.

«Алар барысы да үзебезнекеләр»

Рүзәл абый инде ничәмә мәртәбә яу кырындагы батыр рухлы якташларыбыз янына да барып, гуманитар ярдәмнәр илтеп кайтты. Беренче бару нияте ничек туган?

Хәйрия концертларының берсеннән соң, махсус операция зонасыннан кайткан ир-егетләр белән аралашып алгач, Рүзәл абый, Фирдүс Тямаев һәм тагын берничә егет куркыныч яу кырына юл тоталар. Шул вакыттан «Егет без» дип аталган волонтёрлык төркеме төзиләр. Бүгенге көнгә 28 тапкыр махсус хәрби операциядәге ватандашлар янына барып 64 машина, 6 мобиль мунча, 48 мотоцикл, тепловизорлар, квадрокоптерлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм балалар язган хатларны егетләрнең кулларына тапшыралар. «Мөһим түгел, кем кайсы яктан, нинди төбәктән – алар барысы да үзебезнекеләр», – дип эш итә Рүзәл Минһаҗев командасы.

Аннары Рүзәл абыйның «Игелеккә бер адым» төркеме турында да сүз булды. Юл һәлакәтеннән соң инвалидлыкка дучар булган Актаныш кызы Гөлгенә Сафинага да зур ярдәм күрсәтүен дә күпләребез яхшы хәтерлидер, мөгаен.

Шәмсия Җиһангирова: «Мин синең йөзеңдә тагы бер энекәшемне таптым»

Рүзәл абый шигъри тәлгәшләрен туплап ике китап та нәшер итә. Әле икенче китабы күптән түгел генә чыккан икән. Анда 70 артык җырының сүзләре, 400дән күбрәк шигырьләре тупланган.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова:

Хәерле кич, газиз хөрмәтле милләттәшләрем! Бу залда инде күпчелек Мөслим ягы кешеләре, Мөслим килен-кияүләре һәм Рүзәлне якын итүчеләр җыелгандыр, дип уйлыйм. Мин сәхнәгә үземне мактарга чыктым әле (көлеп-елмаеп). Рүзәлне мактадык! Әйттеләр бит инде, Рүзәл беренче китабын чыгарганда шагыйрь икәнен дә белмәгәндер. Анда кергән шигырьләрне әдәби калыпларга туры китерү, китап рәвешен чыгару минем өстә булды. Рүзәл белән мин очраклы рәвештә генә Мөслимгә язучылар белән кайткач танышып киттек. Ул вакытта авылда калган Рүзәлне һәм аның фикердәш егетләрен күреп, болар кайчанга кадәр авыл җиренә түзәрләр дә, кайсы вакытта шәһәрләргә таралып бетәрләр икән, дигән идем. Ялгышкан булганмын икән, гафу үтенәм. Шул вакытта Рүзәлнең каләм тибрәтүен белдем, үзе сорагач шигырьләрен карап чыгарга булдым.

Ул вакытта әле шигырьләрендәге тыныш билгеләрен – нокталарын, өтерләрен әйтеп тә тормыйм. Ритм, рифмаларын аннары… Ул чакта, эх нигә бу эшкә алындым, дип уйлап куйгалаганым да булды. Рүзәл интернет аша җибәреп торды иҗатын. Гомумән, миңа күп кеше «шигырь яздым» дип җибәрә….

Рүзәлнең тәүге китабы уңышлы гына типографиядә басылып чыкты, ул шул 500 данә булырга тиеш иде, ләкин аннан соң 3 мең данә итеп нәшер ителде. Менә шулай итеп якташ егетебезнең чын шагыйрь буларак формалашуында минем өлешем дә зур булды. Хәзер ул чыннан рифма, ритмнарны тоя башлады, чын мәгънәдә шагыйрь булып җитлекте. Аның киләчәге матур булачак, тагын калын-калын китаплары да дөнья күрәчәк. Мин үзем шигырьләр яза башлаганда да гел орышалар иде. Нишләп син гел зурлар темаларына язасың, дип… Менә шул каләмемне «төшерә дә җибәрә» иде. Мин Рүзәлгә гел әйтеп киләм: яз!. Киңәшләрне, үгет-нәсыйхат сүзләрен тотып ала торган булып чыкты ул, – дип ассызыклады Шәмсия апа.

Шәмсия апа болай дип тә куйды «Рүзәл, мин синең йөзеңдә тагын бер энекәшемне таптым. Сине һәрчак үземнең якын туганым, дустым һәм кадерле кешем итеп кабул итәм. Шактый шагыйрьләрне кеше иткәнем, танытканым булды, исемнәрен әйтеп тормыйм… Ләкин, алар шигърият юлына үзләрен алып килгән кеше итеп Тукай премиясе лауреатларын атарга әвәсрәк. Әмма, син алай булмассың, дип ышанам. Күңелең киң! Менә залда утыручы улым Илдар, киленем Резидә һәм оныгым Мәликә исеменнән дә сиңа ихластан гаилә иминлеге, балалар шатлыгым. Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле гомер насыйп итсен», – дип.

Мөслим шагыйре исеме зур-зур әдәби ареналарда да яңгырар әле

Яхшылыкны бурычка эшләмәүче, ә изгелек кылудан ямь табын яшәүче Мөслим шагыйре Рүзәл абыйны беренче тапкыр былтыр, Мөслимдәге әдәбият һәм сәнгать көннәренә Татарстан Язучылар берлеге десанты белән командировкага кайткач күргән идем. Мөслим районы редакциясе каршында да каләм тибрәтүчеләрне, һәвәскәр язучыларны туплаган әдәби берләшмә дә эшләп килә. Бүгенге көндә дә җирлектә көнүзәк шигырьләр иҗат итүчеләр дә, башка жанрда каләм чарлаучы иптәшләр дә бар. Шуларның берсе булган үзешчән шагыйрь көн кадагына суккан шигырьләрен укып ишеттергән иде.

Мөслимнең «Мизгел» яшьләр үзәгендә. Былтыр Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә төшереп алынды

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Киләчәктә Рүзәл исемле талантлы шагыйрьнең исеме тагын ешрак телгән алыныр, халык аның шигырьләрен тагын да ныграк яратып укыр, белер дигән өмет-ышанычта нокта куям.


Читайте также

В тренде на этой неделе

«Сколько мне лет дали? 14?»: к чему приговорили уральского олигарха Гайсина

Бывшего депутата Госдумы Гайсина осудили на 14 лет за растрату 385 миллионов

Экс-депутат Госдумы Гайсин получил 14 лет за растрату

Экс-депутат Госдумы и бывший глава предприятия «Ростеха» Малик Гайсин получил 14 лет колонии по делу о растрате

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я