«Нәфис Косметикс» хастаханәләргә 240 тонна көнкүреш химиясе товарлары бүләк итә
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның «Нәфис Косметикс» компаниясе республика хастаханәләрен һәм сырхауханәләрен яңа коронавирус инфекциясе таралган вакытта санитар-гигиена чаралары белән тәэмин итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына компания матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский тәкъдиме белән «Нәфис Косметикс» Татарстанның 160 медицина учреждениесенә үзендә җитештерелә торган көнкүреш химиясе товарларын бүләк итәчәк. Продукцияне республиканың барлык районнары хастаханәләре һәм поликлиникалары персоналы алачак. Барлыгы 240 тонна кер порошогы, чистарту һәм савыт — саба юу чаралары тапшырылачак», - диелә хәбәрдә.
«Нәфис косметикс»та ярдәм күрсәтү турында карар Covid-19 вирусы таралган чорда хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда гигиенаны саклау өчен билгеләнгән чараларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле кабул ителгән, дип аңлаттылар. Беренче товарлар инде иртәгә үк озатыла башлый.
Элегрәк «Татар-информ» коронавирус белән көрәшүдә Татарстан предприятиеләренең медицина учреждениеләренә ярдәм итүләре турында хәбәр иткән иде. «Татнефть» шәхси саклану чараларының иң зур партиясен әзерләп бирде, «Нәфис Косметикс» компаниясе Республика клиник хастаханәсе базасында бик авыр хәлдә булган пациентлар өчен «Үпкәләргә ясалма сулыш бирү» үзәген оештырды. Ә «Азбука сыра» оешмасы республика өчен ИВЛ-аппаратлар һәм бронхоскоплар сатып алды, ул шулай ук үз продукциясен медицина учреждениеләренә китерәчәк.