Мы в Telegram
Добавить новость
< >
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019
Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Икенче көнгә күзәтү: Украинадагы хәрби операция нәтиҗәләре

0 1175
Икенче көнгә күзәтү: Украинадагы хәрби операция нәтиҗәләре

Как сейчас живёт чиновница, которая заявила, что "государство вас не просило вас рожать"

Ушел из жизни красноярский актер Василий Решетников

В Росгвардии прошли торжественные мероприятия, посвященные 79-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне

Коснётся не всех: на майские праздники в Екатеринбурге введут сухой закон

Россия Президенты Владимир Путин эре бизнес вәкилләре белән очрашуында Украинадагы хәрби операцияне мәҗбүри чара, дип белдерде. «Безгә башкача эшләү мөмкинлеген калдырмадылар. Куркынычсызлык өлкәсендә башка чаралар белән җавап бирү мөмкин булмаган вәзгыять тудырылды», — диде Владимир Путин. Алдарак президент халыкка мөрәҗәгатендә Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан иткән иде. Ул Мәскәү планнарына Украинаның оккупациясе керми, бары тик аның хәрби потенциалны нейтральләштерү һәм нацизмны бетерү каралган, дип ышандырды. Украина хәрбиләре ДНРда Куликово торак пунктына авыр коралдан атыш оештырганнар. Пәнҗешәмбе көнне Кырымның Джанкой районында — Рюмшино авылы тирәсендә снарядлар шартлау нәтиҗәсендә 22 йорт зыян күргән. Йортларның тәрәзә пыяласы ватылган, түбәләренә зыян килгән. Җомга көнне аларны торгызу эшләре башлана, дип хәбәр иткән республика башлыгы Сергей Аксенов. Украинаның 137 хәрбие һәлак булган Украина президенты Владимир Зеленский тәүлек эчендә Украинаның 137 хәрбие һәлак булуы һәм 316сы яралануы турында хәбәр итте. «Беренчел мәгълүматларга караганда, без бүген 137 кешебезне югалттык, шуларның унысы — офицерлар. 316 кеше яраланган», — диде ул Telegram-каналында урнаштырылган видеомөрәҗәгатендә. Зеленский шулай ук Киев тарафыннан Кара диңгездәге Змеиный утравын контрольдән югалтуын белдерде. Аның сүзләренчә, утрауда булган бөтен хәрбиләр һәлак булган. Кичә Украинаның УНИАН мәгълүмат агентлыгы Telegram каналында хәбәр иткәнчә, Зеленский Украинаның Югары радасына гомуми мобилизация турындагы закон проектын керткән. Закон проекты нигезендә, мобилизация Винницк, Волынск, Днепропетровск, Донецк, Житомир, Закарпатск, Запорожск, Ивано-Франковск, Киев, Кировоград, Луганск, Львов, Николаевск, Одесса, Полтава, Ровенск, Сумск, Тернопольск, Харьков, Херсонск, Хмельницк, Червицкий, Чернигов өлкәләре, Киев шәһәре территорияләрендә 90 көн эчендә үткәрелергә тиеш. Россия көньягындагы аэропортларга очышлар чикләнде 24 февральдә Росавиация Украинадагы хәлнең катлаулануы аркасында Россия көньягындагы кайбер аэропортларга очышларны чикләде. Ростов-на-Дону, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Белгород, Брянск, Курск, Воронеж, Симферополь аэропортлары эше туктатылды. Ростуризм хәбәр итүенчә, аэропорт эшчәнлеге туктатылган төбәкләрдә 150 меңгә якын Россия туристы калган. Аларның күбесе Кырымда һәм Кубаньда. «Яндекс. Расписание» сервисында күренгәнчә, бүген иртән Мәскәүнең «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында 160 рейс тоткарланган яки гамәлдән чыгарылган. Санкцияләр 24 февральдә Британия премьер-министры Борис Джонсон, парламентта чыгыш ясаганда, Украинадагы вәзгыять аркасында Англиядә «Аэрофлот» эшчәнлеге тыелуы, шулай ук Россия хәрби-сәнәгать комплексының кайбер предприятиеләренә каршы санкцияләр кертелүе турында белдерде. Кичә Евросоюз илләре лидерлары чираттан тыш саммитта Россиягә карата финанс, энергетика һәм транспорт секторына, виза сәясәтенә кагылган яңа санкцияләр турында килештеләр. Санкцияләр кертү турында шулай ук АКШ, Япония һәм башка илләр хәбәр итте. «Көнбатыш илләренең Россиягә карата төрле санкцияләре күңелгә ятышсыз, ләкин критик түгел», — дип белдергән «РИА Новости”га икътисад фәннәре кандидаты, Россия дәүләт хокук университетының Кырым филиалы доценты Сергей Землячев. Украинага ярдәм Владимир Зеленский сүзләренчә, Украина әлеге вәзгыятьтә үзе генә калган, дөньяви дәүләтләр вәзгыятьне ерактан күзәтеп тора, кертелгән санкцияләр җитми. «Бүгенге иртәдә без дәүләтебезне, кичәге кебек үк, ялгыз яклыйбыз. Дөньяның куәтле көчләре ерактан күзәтә. Россияне кичәге санкцияләр ышандырдымы? Без ишетәбез… һәм күрәбез… бу гына аз», — дип белдерде Зеленский үзенең Telegram-каналында чыккан видеомөрәҗәгатьтә. АКШ президенты Джо Байден Россия-Америка арасында мөнәсәбәтләр «тулысынча өзелә бара», дип белдерде. «Хәзерге вакытта Россия-Америка мөнәсәбәтләре, әгәр алар бу юл буенча барсалар, тулысынча өзелүгә бара», — диде Байден Америка халкына ясаган мөрәҗәгатендә. АКШ НАТО эгидасы астында Германиягә өстәмә гаскәр җибәрә, дип хәбәр иткән Джо Байден. Франция Президенты Эмманюэль Макрон Украинага ярдәм йөзеннән 300 млн евро җибәрергә җыенуы турында хәбәр иткән. «Украинага моңарчы күрелмәгән 1,2 млрд евро күләмендә макрофинанс ярдәме бирелгән. Франция Украина икътисадына өстәмә рәвештә 300 млн евро бүлеп бирәчәк. Без шулай ук хәрби җиһазлар китерүне дәвам итәргә әзер», — диде Макрон Еврсоюз саммиты нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә. Макрон шулай ук Парижның Мәскәүгә каршы санкцияләр кертергә әзер булуын белдерде. «Евросоюз сугышның озакка сузылуына юл куя алмаячак» Кытай Үзәк телевидениесе күзәтүчесе Сун Синь Евросоюз хакимияте Украинадагы сугышның озакка сузылуына әзер түгеллеген белдерде. «Евросоюз сугышның озакка сузылуына юл куя алмаячак. Әгәр Евросоюз аны туктата алмаса, вакыйгалар контроль астыннан чыгарга мөмкин. Бу атом-төш сугышы башлану мөмкинлеген аңлата», — диелә Сун Синьнең телеканал сайтында урнаштырылган мәкаләсендә. «Россия белән сугыш котырган инфляциягә, качакларның тагын да күбәюенә, энергия чыганакларына бәяләр артуга һәм оборона бюджетын арттыруга китерәчәк. Евросоюз, һичшиксез, моңа әзер түгел», — ди Кытай эксперты. Автор фикеренчә, Европа икътисады пандемия чорында болай да күпне кичергән, сугыш Европаны таркатачак. Россия эчендәге вәзгыять тулысынча контрольдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Украинадагы вәзгыять аркасында кайбер төбәкләрдә килештерелмәгән акцияләргә чакыруларны терки. «Хокук саклау органнары ил эчендәге вәзгыятьне тулысынча контрольдә тота. Министрлык тәртипне саклау өчен барлык чараларны да күрәчәк», — дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Telegram-каналы.

Читайте также

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я