Мы в Telegram
Добавить новость
< >
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Зинира-Ризат Рамазановлар: колакка гашыйк булудан башланган мәхәббәт концерты

0 3270
Зинира-Ризат Рамазановлар: колакка гашыйк булудан башланган мәхәббәт концерты

Реминисценции Матисса: из Самары в Казань привезли картины Натальи Шепелевой

Мишустин передал Ростеху акции бывшего завода свердловского бизнесмена Малика Гайсина

В Челнах из-за холодов провели спасательную операцию по реанимированию яблонь

Группа АИГЕЛ призналась, что хит «Пыяла» не принес им большой популярности

10-12 ноябрь көннәрендә «ТМТВ», «Алтын Барс» һәм «Болгар радиосы» милли музыкаль премия ияләре, Башкортстан һәм Татарстан халкының яраткан җырлы гаиләсе Зинира – Ризат Рамазановлар үзләренең өр-яңа концерт программалары белән Казанны гөрләттеләр.

Тамаша «УНИКС» концертлар залында узды. Артист халкы белән әңгәмә корып алыр өчен, иртәрәк килергә уйладым, чөнки соңыннан вакытлары тыгыз булыр, сөйләшеп булмас, дип уйладым.

«УНИКС»ка килгәндә репетицияләр бара иде. Читтән генә карап тордым: халык янына нинди көчле энергия белән чыксалар, кабатлау вакытында да барлык җырларын үзләре аша үткәреп башкаралар, әйтерсең лә чын тамашачылар алдында концерт куялар.

Рамазановлар белән якыннан таныш түгелмен, ләкин иҗатларын социаль челтәрләр аша яратып күзәтеп барам. Бик ачык, гади кешеләр булып чыктылар. Ризат сәхнәдә шундый юморист дип уйлаган идем, чынлыкта да шундый мәзәкчән кеше икән. Чибәркәй Зинира да сәхнәдәге сыман сөйкемле! Алар белән сөйләшеп алдым, шунда кызлары Айгизә килеп керде, матур итеп елмаеп, «Исәнмесез!» ди балакай!

Әңгәмәбез соңрак чыгар, башта – концерттан репортаж.

Рамазановлар яныннан чыкканда 5нче ярты иде, ә концерт сәгать 5тә башлана. Фойеда халык шактый күп җыелган, алар һәрвакыттагыча буфетта чәй эчәләр, ашыйлар. Тиз генә залга узып, үз урыныма барып утырдым. «Әле тагын ярты сәгать бар, нишләп бетәрмен инде тиз генә башламаслар» дип уйладым. Ләкин концертлар залы тамашачы белән тулганын сизми дә калдым, телефоныма карасам – сәгать 5. Концерт башланып китте. Буш урыннар юк диярлек, «полный аншлаг»! Концертта кайсы яшьтәгеләр күбрәк икәнен әйтә алмыйм. Чөнки монда һәр яшь категориясеннән тамашачылар бар иде – әбие дә, бәбие дә, дигәндәй.

«Зинирага – чәчкәләр, миңа – коньяк»

Утлар сүнде, концерт видеоролик белән башланып китте. Янәсе, Зинира белән Ризат концертка йоклап калганнар, тиз-тиз шалтыратып командаларын туплыйлар. Инде командаларын җыеп бетереп, «УНИКС»ка килеп җитәләр, автобустан төштеләр... Һәм сәхнәгә биюче егет-кызлар чыкты, аннан соң – музыкант егетләр! Тамашачылар яраткан җырчылары Зинира – Ризат Рамазановларны каршы ала. Алар Мурат Гайсин көе, Гөлфия Шакирова сүзләре, Зөлфәр Халирахманов аранжировкасына язылган «Нишлим икән?» җырын көчле энергетика белән башкарды.

Рамазановлар концертны иң беренче сүз итеп рәхмәт сүзләреннән башладылар: «Сезнең һәммәгезгә дә олы рәхмәтебезне әйтәсе килә. Безнең иҗатыбызны, гаиләбезне һәм төркемебезне хөрмәт итеп килгәнегез өчен Алланың мең рәхмәте яусын! Безне зурлаган өчен, сезне Ходай зурласын!» – дип, тамашачы алдында баш иделәр. Хәл-әхвәлләрне сораштырды Ризат, тамашачы белән уртак телне тиз тапты:

– Без сезнең кәефләрегезне тагын да яхшыртырга җыелдык. Иркенләп утырыгыз, нишлисегез килсә, шуны эшләгез: рәхәтләнеп җырлагыз, биегез, күңел ачыгыз. Өр-яңа программа, яңа җырларыбыз да күп. Сез яраткан җырларны да башкарырбыз. Зинирага – чәчкәләр, миңа шунда коньяклар бирсәгез дә була... Килештекме, Казан?

Дәвам итеп, өр-яңа җырларын – Илдар Ногманов кое, Илшат Гыйниятуллин сүзләренә «Миңа дигән яр син – сиңа дигән пар мин»не башкардылар. Бу җырны, концерттан кала, әле беркайдан да ишетеп булмый.

Рамазановлар командалары турында

Зинира һәм Ризат җыр авторларына, аранжировка осталарына хөрмәтләрен дә, рәхмәтләрен дә күрсәтәләр. Зур экраннарда җырның исеме дә, җыр авторлары да күрсәтелгән иде. Афәрин! Шуны да әйтеп китим әле, әгәр дә инстаграмда (хәзерге вакытта тыелган социаль челтәр) берәр кеше аларның җырларын билгеләп куйса, Рамазановлар үзләренә алып куеп, җыр авторларын да билгелиләр. Бер артистта да андый әйберне күргәнем юк. Аларда авторларга игътибар зур, һәм бу шулай булырга тиештер. Җырны башкаручысын гына түгел, ә аның көй һәм сүз авторларын да күрсәтә белергә кирәк.

Алгы планында Зинира белән Ризат булса, арткы планда 4 баһадир егет басып тора. Алар белән таныштырып үттеләр. Ризат җор телле, мәзәкчән кеше икәнен әйтеп узган идем, группасы белән таныштырганда да, юморга салып турысын әйтте:

– Үзләре уйныйлар, үзләре җырлыйлар, нәрсә кушсаң – шуны эшлиләр, – дигән Ризатның сүзен бүлеп, Зинира горурланып, «Яшьләр!» диде. Ризат, кызып киткән рәвеш белән: «Син карт мужик белән торасыңмы әллә? Яшьләр, дисең. Интеккән кеше шикелле... Ярар, яшьләр!» – дип көлдерде. Аннары дәвам итте:

«Клавишада – Лаеш егете Илмир Гатауллин. Баштан шаклар каттык, мондый кара егет Татарстанга каян килгән икән дип... Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөргәндә, Миякә районында мунча кергән идек, бөтен җире кап-кара! Бик сәләтле егет! Гитарада – Тимерхан! Чәчләр катырылгански, колаклар тиштерелгәнски, носкилар кимәгәнски, дип әйтте, ди. Моны кызлар ярата, 50нең теге ягындагы апайлар үлеп китә. Концерттан соң «бер йонын гына йолкып карыйк әле» дигән кешеләр дә бар. Татарский Прохор Шаляпин – Мамадыш егете Тимерхан Мөхәммәтҗанов! Булат Каюмов белән икенче ел рәттән эшлибез. Бик чая егет булды, ул да Мамадыштан. Теге елны, 3 ай эшләгәннән соң, минем кружкадан чәй эчә башлады. Аннары Себердә машинага кереп утырды, Аллага тапшырдык. Ләкин оста итеп гармунда уйный. Гайсә – Гайсә инде! 6нче ел бергә эшләп киләбез. Ике яраткан эше бар: ашарга һәм йокларга. Уфада концерттан соң ресторанга кереп, берүзенә 9 меңгә ит ашап чыкты. «Золотой саксофон Татарстана, Башкортстана» – Гайсә Маликов.

Минем уң ягымда – Башкортстан республикасының Караидел районы Хәлил авыл кызы – Зинира Рамазанова! Ә мин – Саба районы Алан-Елга авылы Беренче май урамы 6нчы йортта, тыкрык башында торучы – Ризат Рамазанов».

Ризат Зинирага гашыйк булганын сөйли

. Бүләкләр, чәчәкләр өчен, Рамазановлар икесе өчен ике якта өстәл куйганнар. Иң беренче булып Зинирага чәчәк алып менделәр. Менгән кешенең күңелен күреп, аларга үзләренең шәхси календарьларын, балалар менсә – чупа-чупс әзерләгәннәр! Ризат «Казанда өч җырлаганнан соң чәчәк алу – бәхет» дип «төрттереп» алды

Зинира Ризатның колакларына гашыйк булган. Үзе шулай диде! Ә менә Ризат Зинирага гашыйк булганын бик тәмләп кенә уенын-чынын кушып сөйләде:

– Без Зинира белән бергә укыдык. Узган концертта сөйләгән идем. Группада 20 кыз, 5 егет укыдык. Ул кызларның ниндие генә юк: бар карасы, бар сарысы, бар тазасы, бар ябыгы... Ә бар – Зинира! Калган кызлар миңа «простой» күкәй сала торган тавык булып кына күренсә, ә Зинира – 1 айлык «кобб-500» бройлер.

Дәрес башланыр алдыннан аудиториядә кызлар идән юып чыгарырга тиеш, ә егетләр су ташый. Укуның беренче көне, чиләк белән суны бер кызга алып килеп бирдем.Карап торам, бу кыз 2 кат перчатка киде, тырнаклары шүрәленеке кебек тырпаеп тора... Берничә минуттан соң Зинира килеп керде, ишекне дөбердәтеп ачты да, җирәнеп тормыйча, минем әни сыман теге зур чүпрәкне алып, казның муенын борып аткан шикелле, идәнне «лычкылдатып» юа башлады. Менә шунда гашыйк булдым мин сиңа! Күзләреңә гашыйк булдым!»

Аннары Зинира ялгызы гына җыр башкарды. Ризат, Зинира сәхнәгә чыкканчы чыгыш ясады:

– Узган ел бик күп яздылар. Нишләп Зинира сәхнәгә йә озын күлмәк, йә чалбар киеп чыга? Нәрсә, аяклары кәкреме әллә аның, дип... Аякларын күтәреп карадым, туп-туры. Менә шундый имеш-мимешләр булмасын өчен, каршы алыгыз: Зинира Рамазанова!

Зинираның кыска күлмәк киеп чыккан өчен тамашачыга алдан аңлатуы булган икән.

Татар эстрадасының «кукла Барбие» Зинира үзе генә дә җыр башкарды. Җырның исеме «Үзем беләм».

Көнләшү турында

Тагын бер яңа җыр «Нигә мине көнлисең?» дип атала. Шушы җырны җырлар алдыннан, Ризат Зинираны Фирдүс Тямаевка көнли башлаганын сөйләде.

– Беркөнне Зинирага инстаграмда Фирдүс Тямаев язган. Болай: «Зинира, сәлам, мин сине бүген төштә күрдем». Бу икебезнең бер инстаграм икәнен белмәгән ахыры. Мин дә: «Мин дә синең хатының Резеданы төштә күрдем. Ризат», – дип язып куйдым. Бу ышанды: «Чынлапмы? Нишләдек без анда?» – ди. «Ниндидер бер ташландык ферма иде. Без синең белән икәү – мал тотучы, хатыннар – сыер савучы, Винарис дигән зур үгезне куып йөрдек». Фирдүс ышанды. «Нәрсә аңлата икән бу төш?» – дип баш ватканнан соң, озак та үтмәде, бу миңа яза: «Ризат, мин бу төшне нәрсә аңлатканын аңладым, хатыннар үгез сорый», – ди.

Экранда чыгып бара торган җыр сүзләренә игътибар иттем. Кеше хатасын алай тикшерергә дә яратмыйм. Ләкин «Гел яныңнан атлап бардым» җырында «гөмерем» сүзе бераз күңелне тырнады. Ярый, анысы – әллә ни зур әйбер түгел, булгалый торган хәл.

Шулай итеп, концертның беренче өлеше тәмам. 15 минут тәнәфес булып алды. Тәнәфес бетте, халык тагын да «кызып» керде. Залда сыра исләре чыкты. Бу – татар халкы өчен матур күренеш түгел. Син, беренчедән, артистларны хөрмәт итмисең, икенчедән, үзеңне кимсетәсең. Кырыйда, торып басып бию турында түгел бу сүз, дөрес аңлагыз. Мин үзем дә концертта рәхәтләнеп биеп кайттым.

«Сабырлык бизмәннәре»

Ризат кечкенә чактагы бер хатирәсен сөйләп, тамашачыны елатып алды.

– Авыл кибетенә балык алып кайтканнар. Әни «бар, шуны алып кайт әле» дип, кибеткә җибәрде. Әй чаптым кибеткә, ә анда – су буе чират! Миңа чират килеп җиткәч, бәләкәй, ябык кына балык калган. Сатучы миңа карый, мин балыкка карап торам: «Аласыңмы?» – ди. Алдым, балыкны кесәгә кыстырдым да өйгә йөгердем. Бәрәңге пешереп, әти-әни, сеңлекәш мине көтеп торалар. Теге балыкны кесәдән чыгарып өстәлгә куйдым. Әти әнигә карый, әни әтигә... Балык безгә карап тора. Менә шунда һич онытмыйм: башы белән койрыкны әти белән әни ашады, уртасын безгә ашаттылар. Бу – гади генә авыл мисалы булды. Ләкин шушы мисалда ата-ананың никадәр бала өчен җанын-тәнен бирүе күренә.

«Балаларыгызны гастрольгә калдырып китү авырдыр инде?» кебек сорауга Рамазановлар халыкка җыр белән җавап бирде – Айдар Тимербае көе, Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә «Сабырлык бизмәннәре» җыры. Шушы җырга 2 балалары белән клип та төшергәннәр. Концерт караучы тамашачыларның күзләренә яшьләр тулды.

Зур экраннар, утлар, аппаратуралар яхшы көйләнгән. Сәхнә киемнәре дә берсеннән-берсе затлы, зәвыклы. Күз дә алмыйча карап кына торасы килә. Алар авырдыр инде сәхнәдә үз урынын булдырган җырчылар. Шушы урында «Татарстанның атказанган артистлары» дип тә өстисе килә... Рамазановларга «атказанган» исемен бирергә кирәктер, чөнки алар бертуктамый 6 ел рәттән иҗат белән шөгыльләнәләр. Тамашачыны һәр ай саен яңа җырлары, матур клиплары белән сөендереп торалар. Сәхнәдән төшеп калып, югала торганнардан түгел!

Рамазановлар концертта шигырь сөйләп вакыт үткәреп утырмасалар да, баянга сузып җырлар җырланмаса да, аннан башка да концерт тулы: үтә уйландырып, көлдерә торган җирләре бар!

  • Зинира hәм Ризат Рамазановлар концертыннан фоторепортаж

Читайте также

В тренде на этой неделе

Реминисценции Матисса: из Самары в Казань привезли картины Натальи Шепелевой

«Енисей-СТМ» разгромно выиграл у «ВВА-Подмосковье» в домашнем матче

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я