Мы в Telegram
Добавить новость
< >
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2 3
4
5
6
7
8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчы истәлегенә концертта: «Биредә утыруы бик авыр»

0 2302
Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчы истәлегенә концертта: «Биредә утыруы бик авыр»

Регбисты «Енисей-СТМ» сходу разгромили московское «Динамо»

Путин передал Ростеху бывший завод свердловского бизнесмена Малика Гайсина

Ышан син ирләргә (Алсу Гайсина)

Изъятый у бизнесмена Гайсина свердловский завод передали "Ростеху"

«Күңел кошы»

Сары чәчәкләрне юрамадың,

Юрамадың һич тә сагышка...

«Барс Медиа» компаниясе Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә оештырган концерт әнә шундый моңсу шигъри юллар белән башланып китте. Җырлары сагышлы булса да, гел елмаер иде Эльмира. Кызганыч, бүген тамашачысына экран аша гына балкыды ул, ә янәшәсендә «күңел кошы» канат кагынды. Эльмира ул җырын бик яраткан, үзен дә сәхнәләрдән «күңел кошы» дип игълан итүләрен теләгән. Аның истәлегенә үткәрелгән концерт та «Күңел кошы» дип исемләнгән иде.

Зал шыгрым тулы. Концертка билетлар тиз арада сатылып беткән. Әлеге хәйрия чарасының инициаторы һәм алып баручысы Динә Латыйпова Эльмираның һәрчак шат күңелле булуын искәртеп, «концертны күңелсез итмик» дисә дә, зал елады. Чөнки бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән кеше бармак белән генә санарлык булгандыр. Концертка Эльмираның иҗатын хөрмәт иткән, вакытсыз үлемен үз йөрәге аша үткәргән өлкән, урта яшьтәге апа-абыйлар җыелган. Алар затлы да, шул ук вакытта гади һәм оялчан да. Диктофон белән яннарына килеп баскач, югалып калалар. Нәрсәдер әйтәм дип омтылганнарының да күз төпләре дымлана.

«2005 елның декабре һәм 2022 елның декабре… Язмыш..»

Концертта Алсу-Азат Фазлыевлар, Динә-Рафаэль Латыйповлар, Чәчкә, Ильмира Нәгыймова, Илназ Бах, Илдар Әхмәтов, Илшат Сафин, Әлфинә Әзһәмова, Мурат Гайсин, Дилә Нигъмәтуллина, Руслан Трапезников, Илвира Хамматова, Раяз Фасыйхов һәм башкалар җырлады. Җырчыларның күбесе Эльмира Сөләйманова репертуарыннан җырларны махсус өйрәнгәннәр.

«Барс-Медиа» компаниясенең концерт бүлеге җитәкчесе Талия Арысланова әйтүенчә, концертка бөтен теләк белдергән җырчылар да килә алмаган. 29 октябрьдә Казанда булачак концертның киңрәк программа белән һәм күбрәк җырчылар катнашында узачагы көтелә.

Җырчының зур сәхнәгә тәүге адымнары, аның халык яттан диярлек белгән популяр җырлары, тормыш, иҗат, гаилә темасына фәлсәфи фикерләре видеоэкраннар аша яңгыратылды.

Эльмира иң беренче тапкыр зур сәхнәгә «Барс- Медиа» компаниясе уздырган «Йолдызлар фабрикасы» аша, «Кабат» триосы составында аяк баскан иде. Аларның «Адашма җилләрдә» дигән җырын барыгыз да хәтерлисездер. Күпләрнең яшьлек җыры да әле ул. Экраннарда «Кабат» төркеме җырлаганда кабат хисләргә төренеп утырдык. Соңыннан трионың солисты Руслан Трапезников шушы җырны яңа аранжировкада ялгызы гына башкарды.

Эльмираның язмышына ике тапкыр «мөһер суккан» чара - ел саен уздырыла торган «Татар җыры» фестивале. Әлеге фестиваль аны халыкка чын артист итеп танытты. Эльмираның китеп баруы да шушы фестиваль көннәренә туры килде. Фестиваль белән бәйле хатирәләрне Динә Латыйпова яңартты:

Бер елны «Татар җыры» алдыннан режиссерлар Эльмираның сәхнәгә киеп чыгачак күлмәген ошатмаганнар. Концерт башланырга нибары ике сәгать вакыт калган, инде нишләргә? Эльмира бернәрсә дә уйлап тормады: «Мин сез теләгән күлмәкне табам», - диде һәм ике сәгать эчендә бөтен Казанны айкап, нәкъ менә режиссерлар теләгән күлмәкне табып киде һәм «Татар җыры - 2013» фестивалендә иң матур күлмәктән, иң матур җырын башкарды.

Һәр елны декабрь аенда була торган бу фестиваль аның күңелендә матур хатирәләр белән кабатлана торды. 2005 елның декабрендә ул шушы фестивальдә тәүге адымнарын ясады. Һәм, ни өчендер, кабат декабрь. Язмыш… 2022 ел, 16 декабрендә, «Татар җыры» сәхнәләрдә урын алган көнне Эльмирабыз безнең белән саубуллашты, - дип сөйләде Динә апа.

«Казан ачлары, әйдәгез ашатам»

Сәхнә читенәрәк ике урындык куйганнар иде. Эльмираның иҗатташ дуслары түргә басып җырлыйлар да, Динә Латыйпова каршына утырып, Эльмира турында истәлекләрен сөйлиләр. Гадәттә, урындыкка юбилярларны утыртып куялар бит инде. Әллә шуңа, әллә гомер бакый халык алдында басып җырлаганга, артист халкының кайберләре иллә дә уңайсыз хис итте үзләрен шул урындыкта. Сизелеп торды. «Каушыйм әле мин монда», – дип, Ильмира Нәгыймова бу турыда үзе дә әйтеп куйды.

Ильмирага Эльмира Сөләйманова 25 яшендә фаҗигале төстә югалткан апасын алыштырган.

Без гел бергә идек аның белән, шулхәтле дуслаштык. Гастрольләргә дә бергә йөри идек. Бөтен эч серләрен дә беләм Эльмираныж, тик сөйлисем генә килми. Сер – сер булып калсын, – диде ул. Ильмира аның иң яраткан җырларының берсе булган «Күңел кошы»н баянга башкарды.

Күп еллар Эльмира белән иңгә иң эшләгән җырчы Илвира Хамматова Эльмираның беркайчан да матди байлыкка табынмавын искәртте.

Кая гына барсак та, нинди генә хәлгә юлыкса да, «үтә ул» дип елмаеп, кеше гайбәте сөйләмичә, сүз таратмыйча, бар кешене үз янәшәсенә туплап яшәгән җырчы булды. Матди чыгымнар таләп итә торган тормышта да Эльмираның акчага карашы үзгә иде. Ул акчага бәйле түгел иде. Башка дөньяда, иҗат дөньясында яшәде, - диде Илвира.

Иң кызык истәлекне Раяз Фасыйхов сөйләде бугай. Һәрхәлдә, истәлек концертында елмаерга базмый утырган тамашачыны җанландырып җибәрде, көлдереп алды. Аның сүзләренчә, аш-суга уңган Эльмира Сөләйманова сәхнәдәшләрен дә сыйлап кына торган.

Автобус белән гастрольләргә киткәндә, Казаннан кузгалу белән минем Люция пешергән тавык белән бәрәңгене ашап бетерәбез. Иртән чыгып китеш бит инде… Бөтен кешенең дә хатыны минеке кебек түгел, иртән торып, ашарга пешереп озатып калмый. (Мактаныйм әле). Барабыз-барабыз да, Мамадышта туктап, курка-курка чәй эчәбез. Җәвит Шакиров шунда мантый ашап, юлда ничә тапкыр туктаганын бөтен халыкка сөйләде бит. Ә инде Чаллыда безгә Эльмира Сөләйманова да өстәләсен белсәк, Мамадышта туктап тормыйбыз. Чөнки аны тормыш иптәше ике шыплап тулган сумкасы белән озата. Кыш булсынмы анда, изүе ачык булыр, автобуска килеп керер дә: «Нәрсә, Казан ачлары, әйдәгез ашатам», – дип көлеп җибәрер иде, – дип сөйләде Раяз Фасыйхов.

Дуэтлар җырлаган дусты Илназ Бах Элмира белән соңгы тапкыр күрешүләрен искә алды.

Узган елның ноябрь аенда Яңа ел съемкаларында күрештек. Шул вакытта ук аның хәле авыр булган икән. Мин моны съемкалардан соң гына аңладым. Шундый нык авырып та, үзен кызганмыйча килгән дип уйладым.

Телефоныма Эльмираның вафаты турында хәбәр килгәндә без Уфада идек. Башта күз алдына, олы яшьтәге кеше буларак, Флера апа Сөләйманова килде. Ачып-ачып карадым.. Әмма бу хәбәр Эльмирабыз турында булып чыкты…

Мурат Гайсин да җырлады. Аңа экраннардан Эльмира Сөләйманова кушылды. Бу мизгелдә кесәләрдән кулъяулыклар кат-кат чыкты, халык елады да елады.

Рамил Галимҗанов белән Эльмира Сөләйманова башкаруындагы «Димәк мин яшим синдә» җыры элек тә күңелләрне айкый торган иде. Гомумән, Эльмира белән Рамилне пар дип санаучылар да күп булды. Тавышлары белән бер-берсенә идеаль туры килеп торган дуэтларга шулай мәхәббәт «тагып» куярга яраталар инде бездә. Бу концертта да иң күп чәчәк бәйләмнәрен, иң күп алкышларны нәкъ менә Рамил Галимҗанов яулады. Бер апа, Рамил икенче куплетны җырлый башлау белән сәхнәгә менеп баскан иде… Җырлап бетергәнче күзен дә алмый Рамилгә карап, кырыенда басып торды – кочаклап-үбеп, рәхмәтләрен әйткәнче төшеп китмәде.

«Эльмира, безне кичер, сеңлем…»

Динә Латыйпованың мәрхүмә Эльмира рухы алдында гафу үтенгән мизгеле дә берәүне дә битараф калдырмагандыр.

– Беребез дә мәңгелек түгел, барыбызга да шунда барасы. Тик аяныч, кемдер иртәрәк китә шул. Узасы күперләр кала, утыртасы агачлар кала, үсәсе балалар кала… Яратып туя алмаган сөйгән ярлар, әни, туганнар кала..

Без киткәннәрнең каберенә чәчкәләр китерәбез. Эльмираның да каберенә чәчәкләр илтәләрдер. Эльмира, син бит бу чәчәкләрне сәхнәдә алырга тиеш идең…Без кайчагында бу дөньяда кеше исән чагында аның кадерен дә белеп бетермибез. Эльмираның да үзе исән чагында бу хәтле барлыгын белдекме соң? Без кайчагында дөньялыкта кадер-хөрмәт күрсәтергә өлгермибез шул, ә аннан соңга калуыбызны аңлыйбыз. Эльмира, әгәр вакытында кадер-хөрмәт, игътибар күрсәтеп өлгермәгән булсак, кичер, сеңлем… – дип үзәк өзгеч сүзләр әйтте Динә апа.

«Балалар әниләрен еш искә төшерә»

Концертта Эльмираның әнисе Фирдания апа юк иде. Артистларга бәлешләргә кадәр салып алып килгән ул, ләкин үзендә залга үтеп, концертны карарлык көч таба алмаган.

Килде, җаныкаем, Кочаклаштык, елаштык… Чыннан да бик авыр аңа, рәхмәт әйтә дә, тукталып кала, сөйли дә алмый. Аллаһы тәгалә аңа сабырлыклар насыйп итсен.

Мин Эльмираны озатырга килә алмадым. Бөтен гаиләбез белән грипп йоктырган чагыбыз иде. Җидесенә килермен дидем, килә алмадым.. Әнисенең күзләренә карый, аны юата торган сүз таба алмадым. Өстемдә торды инде. Концерт оештыру тәкъдиме белән «Барс Медиа» га мөрәҗәгать иткәч, алар көзгә оештырырга вәгъдә бирделәр. Һәм менә, Аллаһка шөкер, уздырып җибәрдек бу концертыбызны, өстемнән йөк төшкәндәй булды, – диде Динә апа.

Сүз уңаеннан, концерттан җыелган барлык акчалар да Эльмираның гаиләсенә тапшырылачак.

Фото: © социаль челтәрләр

Концерт башланыр алдыннан залга балалары белән Эльмираның тормыш иптәше Дмитрий Крапивин үтте. Нәкъ мин утырган рәтнең икенче очына килеп утырдылар алар. Кызы Диана концертны башыннан ахырына кадәр видеога төшереп барды, әбисенә күрсәтергә, үзләренә истәлек итеп сакларгадыр…

Тәнәфестә Дмитрий белән улы Артем янына килеп, сак кына сүз каттым.

Сөйләнгән сүзләрне аңлап бетермәсәм дә, концертны сокланып карыйм… Бүтән башкаручылар аша Эльмираның бөтен җырларын искә төшереп утырам. Тик… биредә утыруы бик авыр…, - дип концерттан хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

Дмитрий үзенең дә, балаларның да хәлләре әйбәт булуын, тик өзелеп әниләрен сагынуын әйтте.

Балалар әниләрен еш искә төшерә. Артемга барысын да аңлаттык, әнисенең каберенә дә алып бардык. Ләкин Эльмира янына күбрәк кызым Диана белән йөрибез. Балаларны тәрбияләүдә әбиләре бик нык ярдәм итә. Минем әни белән бергә яшибез. Эльмираның әнисе кунакка килеп йөри. Алар ярдәменнән башка булмас иде, - диде ул.

Дмитрий Эльмираны бик еш төшендә күрүен дә әйтте.

Төшләремә керә… Нәкъ менә мондагы кебек, - дип, Эльмираның сәхнә түреннән елмаеп торучы портретына таба ымлады да, күңеле тулып, яшьле күзләрен улына күрсәтмәскә теләгәндәй, читкә борылды ул.

Әлеге мизгелләрдә Артемны да, әтисен дә кысып-кысып кочаклап, ниндидер сүзләр белән юатасым килде. Сүзләрен таба алмадым. И, Аллам, ярдәм бир якыннарын югалтканнарга…

Фото: © социаль челтәрләр

Концертка Эльмираның бертуган энесенең хатыны Дилүсә Кашапова дә килгән иде.

Концертның башыннан-ахырына кадәр күз яшьләремне тыеп тора алмадым. Шул ук вакытта Эльмирамның иҗатын шуның кадәр халык яратуына сөендем. Залны тутырып килгәннәр.

Минем Эльмираның концертларын залда утырып караганым булмады. Һәрвакыт сәхнә артында була, аңа киемнәрен алыштырышырга ярдәм итеп йөрдем. Берәр кайчан Эльмираның концертын үзеннән башка карармын дип башыма да китермәгән идем.

Энем белән әни дә концертка кадәр килеп киттеләр. Әнинең Динә апа янына кереп чыккан арада да хәле начарланып алды. Ул әлеге концертны берничек тә карый алмас иде…

Эльмира безгә җитми. Балалар да сагына инде. Артем быел укырга барганда: «Мине мәктәпкә әнием озатырга тиеш иде» ,- дип моңсуланып алды. Балалар әтиләре белән кунакка килеп йөриләр. Диана әнисен төшләрендә еш күрүен сөйли. Артемнан әнисе турында сорашмаска тырышабыз, күңелен яралаудан куркабыз, - диде ул.

Залда Эльмираның башка туганнары да күп иде. Моны Дмитрий белән бик җылы итеп күрешүләреннән аңладым.

«Үз-үзен тотышы, әдәпле булуы белән күңелгә кереп калды»

Ә тамашачылар, алда билгеләп үткәнемчә, үтә тыйнак иде бүген…Ачылып сөйләшкәннәре Эльмираны саф күңелле, гади булганы өчен яратуларын әйтте.

Флорида Садыйкова:

Эльмира бер тапкыр безнең Башкортстандагы Караидел районы Сөләйман дигән авылга кайткан иде. Шул вакытта яратып калдык без ул ягымлы кызны. Шуннан бирле хөрмәт итеп, концертларына килә башладык.

Чаллыдан Фәридә апаны Эльмираның үзенә охшатып, туганы түгелме икән дип туктаттым. Эльмира белән охшаш булуларын ул үзе дә кире какмады.

Эльмираның Чаллыдагы тамашачысы мин. Яшьли китүе күңел җәрәхәтләде. Үз-үзен тотышы, әдәпле булуы белән күңелгә кереп калды. Аны бары тик яхшы яктан гына искә алабыз, - диде ул.

Элмираның җырларын яратучы Кадрия апа Нуретдинова концертка кызы Айзирәк Солтанова белән килгән.

15 декабрь көнне ютубтан Эльмираның концертын карый-карый, чыршы бизәдек. Ә икенче көнне иртән аның үлем хәбәрен ишеттек, - диде Айзирәк. – Эльмираның бер концертын да калдырмый йөрдек, иҗатын бик ярата идек. Концерт башланганнан бирле тыела алмый елыйм, күз яшьләрем коела гына, - дип кушыла аңа Кадрия апа.

Эльмира үзе дә күкләрдән елмаеп күзәткәндер иң якын кешеләрен һәм иҗатташ дусларын бергә җыйган концертны. Концертта яңгыраган һәрбер җыр талантлы җырчыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде.

  • Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары
  • Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу – туры трансляция
  • Эльмира Сөләйманованы җирләделәр: Әнисе кызының исеме язылган тактаны кочаклап елады
  • Эльмира Сөләйманованың администраторы зиратка барган: «Дустымның каберенә беренче баруым»
  • Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»
  • Эльмира Сөләйманованың биючесе: «Концертларына билет сатылмаганга да җаны ашалды»
  • Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд...

Читайте также

В тренде на этой неделе

Путин передал Ростеху бывший завод свердловского бизнесмена Малика Гайсина

Регбисты «Енисей-СТМ» сходу разгромили московское «Динамо»

«Ростеху» отойдут акции свердловского электрозавода «Исеть»

Ышан син ирләргә (Алсу Гайсина)

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я