«Нишлим икән» – Рамазановлар «киңәш» сорый
0
493
Иҗади гаилә – Ризат һәм Зинира Рамазановлар яңа җырларын тәкъдим иткәннәр. Җырның исеме – «Нишлим икән».
«Би-и-ик сорадыгыз бу җырны. Ниһаять, бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз. Рәхим итеп тыңлагыз. «Нишлим икән». Мурат Гайсин көе, Гөлфия Шакирова сүзләре», – дип игълан иткән алар премьераны социаль челтәрләрдә.
Ризат һәм Зинираның виртуаль дуслары җырны бик җылы кабул иткәннәр. «Нык матур җыр», «Афәрин! Авторларга да афәрин! Уңышлар сезгә», «Сез искиткеч пар. Концертыгызда булгач, сезгә тагын бер кат гашыйк булдым», – кебек эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар.