«Табиблар коткарды» — коронавирустан соң язучы Илдар Әбүзәровның үпкәсенә кан сауган
0
1265
Илдар Әбүзәров коронавирус белән авыруы хакында Фейсбуктагы шәхси аккаунтында язган иде. « Бар да яхшы. Үпкәне тиштеләр, кан алалар. Йөрәк янында ук булуы начар. Бер банканы алдылар инде. Үпкә әле эшләми, суламый. Әмма коткарып калырлар дигән өмет бар. Бик авырта икән. Ну, пасаран (җиңәрбез)», дип язган иде язучы.
«Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта тулырак сөйләде. Ул әле берничә ай элек кенә коронавирус белән авырган һәм шуның нәтиҗәсендә өзлегүләргә дучар булган.
— Узган елның ноябрендә Мәскәүдә коронавирус белән авырдым. Каты авырдым, дельта штаммы белән чир бер айга сузылды. Үпкәләр 30 процентка зарарланган иде. Температура 40 ка күтәрелеп, төшмәде дә. Балашихада авырдым мин, табиб минем янга килеп җиткәнче атна узды. Көненә 700-800әр кеше чакыра, ничек җитешик без, мин 20ләп кешене генә йөреп чыгарга өлгерәм, ди. Аның ул вакытта табиблары да аз, бик күпләр шул ноябрьдә пик чорында, акчасы күбрәк дип кызыгып, Мәскәүгә китте бит эшләргә.
Ул вакытта хастаханәдән чыккач, спорт белән шөгыльләнеп тернәкләнәм дип уйлап йөрдем. Моңарчы да сырхаулаган вакытларда шулай эшли идем инде. Футбол, волейбол, фитнес… штангалар күтәрәм. Үпкәләрнең эшчәнлеген шулай яхшыртам дип өметләнәм инде үземчә. Ә уйнаганда терсәк белән дә бәрелеп китәләр, гәүдә белән кара-каршы да бәрелешәсең бит, нәтиҗәдә, сул як үпкәдә пневмоторакс килеп чыкты. Үпкәгә кан сауган.
Минем андый нәрсәне ишеткәнем дә юк иде, алай куркынычтыр дип башыма да килмәде. Пневмоторакс булганда шундук хастаханәгә салалар икән, ә мин әле ничә көн йөргәнмен дигән сүз. Әле командировкада да шул халәттә ничә көн… — дип уртаклашты язучы.
Язучы берничә көн күкрәк өлешендә авырту сизеп йөргән, нерв кысылгандыр, невралгия-мазар дип кенә уйлаган, тик ул уйлаганнан күпкә мөшкелрәк булган.
— Сулавы авыр иде, тын бетте, баш әйләнде. Менә шулай йөрдем-йөрдем дә, аннары Казанда командировкада вакытта бөтенләй аңымны югалтып егылдым. Аңарчы утыра да алмаслык хәлгә җиткән идем инде. Ятканда да уң ягыма гына ята алдым.
Ашыгыч ярдәм чакырттылар, үпкәң суламый, диләр. Хастаханәгә илткән машинадан туп-туры операция өстәленә килеп эләктем. Дренаж ясап, кан һәм һаваны суырттылар, табиблар үпкәне саклап калу өчен тырышты. Хәзер үпкә сулый кебек, ләкин барыбер хәлем яхшы ук диярлек түгел әле, вакыт кирәк.
Бу узган атнаның дүшәмбесе — 7 февраль иде. Бәхеткә, ул көнне Республика клиник хастаханәсе кизү торган. Мине Евгений Тришин җитәкчелегендәге торакаль хирургия бүлеге табиблары кабул итте. Бу Идел буенда иң яхшы торакаль хирургия бүлеге дигәннәр иде, үзем дә шикләнмим, бик яхшы табиб кулына килеп эләктем. 1 нче категорияле торакаль хирург Рәнис Гайсин оператив һәм төгәл эше белән мине коткарды, бик зур рәхмәт аңа.
Мин бик каты борчылдым, әле һаман да борчылам, хәзер ул борчылу гомерлеккә калыр төсле инде. Ник дигәндә, теләсә кайсы вакытта бу хәл янә кабатланырга мөмкин икән, 50 процент очракта шулай була, диләр. Ул вакытта үпкәнең бер өлешен кисеп алачаклар, Аллаһ сакласын. Минем белән бер егет ятты, аның бер атнадан үпкәсе кабат өзелгән.
Хәзер миңа бик сакланырга кирәк, кимендә бер ай спорт белән шөгыльләнүне, зур эш йөкләнешләрен, көчәнешләрне тыйдылар. Хастаханәдән чыккач та, өйдә бер ай дәваланачакмын.
Барлык кешегә дә сакланырга киңәш итәм. Коронавирус — бик мәкерле, куркыныч чир икән. Терелдем дә бетте шуның белән дип тынычлап йөрисе түгел. Теләсә кайчан килеп чыгуы бар, өзлегүләр ихтимал. Шуңа күрә гел үз организмыңны ишетеп яшәргә кирәк, — дип киңәш итә Илдар Әбүзәров.