Мы в Telegram
Добавить новость
< >
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Алабугада ник табиблар җитми, яки яңа проект бу кытлыкны җиңәргә булышырмы?

0 392
Алабугада ник табиблар җитми, яки яңа проект бу кытлыкны җиңәргә булышырмы?

Ышан син ирләргә (Алсу Гайсина)

Путин передал Ростеху бывший завод свердловского бизнесмена Малика Гайсина

Регбисты «Енисей-СТМ» сходу разгромили московское «Динамо»

Изъятый у бизнесмена Гайсина свердловский завод передали "Ростеху"

Алабуга укытучылар җитмәгән авылларның язмышын кайгыртып, беренче булып, «Мобиль укытучы» проектын керткән иде. Хәзер менә «Мобиль фельдшер» проекты турында ишеттек. Ул табиблар җитмәгән урыннарда проблеманы хәл итәчәкме? Л.Я. (Лилия Ягудина): Авыл җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән, ләкин авыл җирлегенә күченеп эшләргә риза булган фельдшерлар юк. ФАП төзелгәндә кадрлар бар иде, аннары кемдер пенсиягә китте, кемдер күченде. Миграция гел бар. Гари авыл җирлегендә яңа ФАПны быел тапшырачакбыз, ә фельдшер әлегә юк. Үзебезнең Алабуга медучилищесы булуга карамастан, ел саен максатчан программа буенча кадрлар әзерләнсә дә, чыгарылыш студентлары авылга кайтырга ризалашмый. Шуңа Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән «Мобиль фельдшер» проектын әзерлибез. Бүген барлыгы җиде авыл җирлегендә табиблар җитми. Бу Поспелово, Гари, Мальцево, Костенеево авыл җирлекләре. Әгәр фельдшер берничә авылга йөрсә, проблемадан чыгу юлы булачак, дип саныйбыз. «Земский доктор» яки «Авыл табибы» дигән федераль программа да бар бит… Л.Я.: Әлбәттә, Хөкүмәт тарафыннан ярдәм дә, «Авыл табибы» программасы да бар. Барыбер яшьләрнең авылга кайтасы килми. «Авыл табибы» программасы буенча быел ике кеше килде һәм акчасын алды. «Авылда романтика шартларында эшләргә теләүче табиблар кирәк» «Авыл табибы» программасы буенча эшкә урнашып, алар бит биш ел эшләргә бурычлы. Тиешле вакыты узгач китүчеләр бармы? А.Г. (Азат Гайсин): Биш ел вакыт узгач китүчеләр дә бар. Костенеево амбулаториенда гомуми практика табибы биш ел грант вакытын эшләде дә, хосусый клиникага китте. Ул әле аспирантурада укый. Аспирантураны һәм эшне бергә бәйли алмаганга китте дип аңлатты. Анда шул ук «Авыл табибы» программасы буенча Широбоков Павел дигән башка доктор килде. Ул үзе Удмуртиядән, Оренбургта укыган. Анда тагын бер гомуми практика табибы кирәк әле. Алабугада барлыгы дүрт медицина учреждениесе — ике хастаханә, ике амбулаторий. Кукмара районы Лубяны участок хастаханәсен дә безнең структурага күчерделәр. Анда капиталь ремонт бара, бер терапевт эшли, тик пенсия яшендә, анда хәзер яшь белгеч кирәк. Авылда романтика шартларында эшләргә теләүче табиблар кирәк, энтузиазмы да булсын, яхшы акча түләнүе дә кирәк. Ни дисәң дә, зур шәһәрләргә кызыгалар инде, яхшы җиһаз-җайланмалары да бар, практика да яхшы. Л.Я.: Медицина хезмәткәрләре бөтен республикада кирәк. Чаллыда югары технологияле медицина үзәкләренә дә җитми хәтта. Медицина хезмәткәрләрен авылда эшләргә рухландыру бик авыр. «Быел безнең бер табиб миллион алырга дип, Менделевскига китте» Табибларны ничек җәлеп итә була соң? Үзегез нинди чаралар җитми дип саныйсыз? А.Г.: «Авыл табибы» программасын гына алсак та, ул бит халкы 50 меңнән кимрәк булган җирлекләргә генә кагыла. Әйтик, Менделеевск шәһәренә килгән табибларга бер миллион сум акча бирәләр. Алабугада 70 меңнән артык кеше яши, шуңа без бер миллион тәкъдим итә алмыйбыз, бары тик авылларда гына. Быел безнең бер табиб миллион алырга дип, Менделевскига китте. Л.Я.: Медицина белем бирү оешмаларының булачак студентлары белән кадрларны максатчан укыту турында килешүләр төзегән вакытта, алар башта безгә кайтабыз диләр. Ләкин килешү шартлары буенча, алар Казанда да кала яки республиканың башка шәһәр-районына да бара ала. Быел 36 кеше медучилищены тәмамлады, без унысын югалттык, 26сы гына кайтты безгә. Без республикага ярдәм итәргә шат, ләкин без бит аларга өметләндек. Шушы положениене үзгәртү инициативасы белән дә чыгарга ниятлибез. Кайсы хастаханә белән килешү төзесәң, эшең дә шунда булсын иде. А.Г .: Нәкъ шулай, баш табиб ходатайствосы булса, теләсә кайсы бюджет учреждениесенә, дәүләт хастаханәсенә урнаша алалар. Белгечләргә ярдәм дигәндә, күрше республиканы мисалга китерергә була. Мәсәлән, Башкортстанда сирәк белгечләргә миллион сум бирү турында максатчан программа бар. Бу республика программасы, анда ул җирлектә халкы 50 мең кешедән ким булырга тиеш, дигән шарт юк. Андый кыйммәтле, ихтыяҗ булган белгечләр шәһәрдә дә эшкә урнаша ала һәм миллион сум ала. Бу неонаталоглар, ревматологлар, акушер-гинекологлар… Бу да проблемадан чыгу юлы. Л.Я.: Безнең Алабуганың үзенчәлеге: муниципалитет яшь белгечләргә җир бирә. Җир шәһәр читендә, аның базар бәясе 1 миллион сумнан артык. Ә кайчаннан бирле бу тәҗрибә? Л.Я.: Ул әле беренче ел гына гамәлдә. Без хәзер ике белгечкә җир бирү стадиясендә — берсе оториноларинголог, икенчесе педиатр. Алабугада кайсы табибларга ихтыяҗ бик кискен тора? А.Г.: Инфекционист берәү генә, икәү җитми, балалар фтизиатры юк… Штат күрсәтмәләре буенча, безнең районга өч кардиолог тиешле. Безнең поликлиникада берәү дә юк. Л. Я.: Рентгенолог, аллерголог, иммунолог, кардиолог, гастроэнтеролог, акушер-гинеколог, педиатр, терапевт, ашыгыч ярдәм хезмәткәре, неврологлар кирәк. Шактый киң спектр. Кардиолог кирәк булса, кеше Чаллыга барырга тиеш буламы? А.Г.: Төп эш күләмен терапевт ала, кирәк булса, стационар дәвалауга яки амбулатор консультациягә башка хастаханәгә җибәрә. Л.Я.: Быел яз көне бик яхшы практика башланды: КФУ ның медсанчасте Казанда яшәүчеләргә генә түгел, республика халкына да югары технологияле медицина хезмәтен күрсәтә ала. Бу мөмкинлекләр кысаларында, безгә 5-6 кешелек мобиль бригадалар килә, кардиологлары да була. Айга бер чакырабыз, алдан пациентлар исемлеге әзерләнә. Халыкны кабул итү нәтиҗәләре буенча, кемгәдер монда, кемгәдер Казанда дәвалау билгеләнә, шул исәптән КФУ клиникасы стационарында да дәвалыйлар, югары технологияле операцияләр дә ясыйлар. Безгә бу практика ошый. Дәүләт сәламәтлек саклау идарәсе ягыннан дөрес практика ул. Һәр торак пунктта югары технологияле медицина ярдәмен дә, квалификацияле белгечләр белән тәэминатны да оештырып бетереп булмый бит. А.Г.: Медицинада кадрлар җитмәве бөтен Россиягә хас, һәркайда вазгыять киеренке. Былтыр гына да пандемия башлангач дүрт табиб бөтенләй һөнәрдән китте, алар пик чорында эшләде дә «яндылар». Ашыгыч ярдәм табибы, инфекционист табиб китте, хәзер ул медучилищеда укыта. Аларны аңларга була инде, эш авыр, ләкин кадрлар дефициты шартларында кыен. Л.Я.: Сәламәтлек саклау проблемалары буенча аерым программалар булырга тиеш. Глава инициативасы буенча, быел белгечләр чакырдык, махсус компанияләр Алабуга районында сәламәтлек саклау стратегиясен эшләде, хәзер бу өлкәдә эшләр шушы стратегия нигезендә башкарыла. Бу программаны министрлык та хуплады. 

Читайте также

В тренде на этой неделе

Путин передал Ростеху бывший завод свердловского бизнесмена Малика Гайсина

«Ростеху» отойдут акции свердловского электрозавода «Исеть»

Регбисты «Енисей-СТМ» сходу разгромили московское «Динамо»

Изъятый у бизнесмена Гайсина свердловский завод передали "Ростеху"

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я