Азат Абитовның «Яңа татар җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җыры чыкты
0
247
Ваһапов фестивале лауреаты, талантлы җырчы Азат Абитовның «Сине көтәм» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. «Озак итеп, бөтен күңелне биреп эшләнгән, күп кеше яратып өлгергән, күпләр көткән, ә күпләрнең җене сөймәгән, «Яңа татар җыры» конкурсы җиңүчесе булып өлгергән җыр», — дип тәкъдим иткән яңа җырын Азат. «Сине көтәм» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова, көен Морат Гайсин язган.