Данир Сабиров хатынына туй күлмәген кидереп яздырган «Бир кулыңны» җырын тәкъдим итте
0
101
Данир Сабиров «Бир кулыңны» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Мурат Гайсин язган. «Видеода Миләүшә 13 ел элек кигән туй күлмәгендә. Ә мин инде костюмга сыймыйм», — дип язган юмор остасы. Яңа җыр инстачыларның күңелен күтәргән, смайликлар калдырганнар.