Әгерҗедә бер гасырга якын эшләгән балалар бакчасы ябылды
0
109
(Әгерҗе, 9 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе шәһәрендә иң беренчеләрдән булып төзелгән 3нче балалар бакчасы биредә тәрбияләнгән 60ка якын сабыйны, тәрбиячеләрне, аларның ярдәмчеләрен, пешекчеләр һәм башка хезмәткәрләрне соңгы тапкыр кабул итте. Узган гасыр башларында мәчет булып хезмәт иткән агач йортны 1923 елда бакча итеп үзгәртәләр. Соңыннан аның ике ягына янкорма төзиләр. 50нче еллардан аның белән Бәһәр Гайсина, Сания Сафиуллина, Рафилә Бәширова җитәкчелек итәләр. 1989 елда эстафетаны Сания Искәндәр кызы кабул итеп ала һәм бакча ябылганчы үз эшен күңел биреп, хезмәткәрләре белән бер йодрык булып эшли. «Балалар бакчасы бинасы иске булгач, проблемалар һәрдаим чыгып торды. Әгерҗедә яшәүче өлкән яшьтәге ак яулыклы Гәүһәр апа Масловага да чиксез рәхмәтле без. Бәйрәмнәрдә балаларга күпме уенчыклар бүләк итте ул», — ди Сания ханым. Соңгы елларда 55-60 малай-кызга тәрбия һәм белем биргәннәр. Бакчада туган йорт җылысы булдырырга, әти-әниләреннән аерылып торган вакытта сабыйларга наз, ярату бүләк итәргә тырышканнар. «Әлбәттә, бина иске булу сәбәпле, барлык тиешле уңайлыклар да булдырылмагандыр. Әмма без барыбер заманнан артка калмаска тырыштык. Укыту-методик әсбапларны гел яңартып тордык, төркемнәрне матур итеп бизәргә омтылдык, косметик ремонт та уздырдык», — ди мөдир.