Мы в Telegram
Добавить новость
< >
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11 12
13
14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Рифат Зариповның әнисе: «Улымның тәүге концертында аякларым дер-дер килгән иде»

0 344
Рифат Зариповның әнисе: «Улымның тәүге концертында аякларым дер-дер килгән иде»

Расстрел полицейских в Винницкой области: прокуратура проверяет причастность двух военных

Соделайся чистым, моё сердце

На Вінниччині знайшли автомобіль підозрюваних у вбивстві 20-річного поліцейського

Расстрел полицейских: прокуратура проверяет причастность двух военных

Рифат Зарипов - үз тамашачысын булдырган артист. Казанда ул дүрт көн дәвамында концерт куйды. Без аны ТНВ телеканалында барган «Җомга киче» тапшыруыннан да беләбез. Рамил Шәрапов белән бергә алып баралар иде, хәтерлисезме? Минемчә, Рифат нәкъ менә шушы тапшыру аша танылгандыр да. Аннан соң Салават Фәтхетдинов белән дә гастрольләрдә йөрде. Кыскасы, тамашачы аны еш күрә башлады. «Туган-тумачалар» җыры чыккач, халык җырын да яхшы кабул итте. Мәҗлесләрдә җырлана торган җырлар яхшы кабул ителә инде бездә, ни генә дисәң дә. Ярый, концертның үзенә күчик. Рифат концертта үзе алып баручы да, җырчы да. Уңайлы, алып баручы яллап, акча да түлисе юк. Әмма җыр араларында әйтелгән кайбер сүзләрендә ясалмалык бар иде. Менә шушы урында шушы сүзләрне әйтергә тиеш бит мин дип уйлап, әйтелгән сүзләр ул. Ә менә импровизация әйбәт! Хәтта мактауга да лаек. Кайбер җырчылар концертларында көтелмәгән очракларда таш булып катып кала, йөзләре агарып китә. Ә Рифат дус хәтта тавышы карлыгып алып, җырны 100 процент итеп башкара алмагач та, югалып калмады. «Салават абый әйтмешли, булмаган тавыш бетми ул», — дип шаяртты. Тамагында нидер комачаулады микән, әллә аппаратурасы көйләнеп бетә алмадымы, Рифат югары ноталарны алганда тавышы чиста чыкмады. Рифат бэк-вокалисткасын алмаштырган. Илүзә Гайсина йөри иде аның белән. Хәзер Пермь яклары кызы Лия Әхәтова «бэкует». Лия Казанда сәнгать һәм мәдәният институтында укый. Илүзә белән Лияны чагыштырсак, Лия яхшырак вариант дип уйлыйм. Илүзә Рифаттан олырак күренә иде. Ә Лия әле яшь кыз. Һәм аннан соң студент кыз өчен популяр артистлар рәтендә торган җырчының бэк-вокалисткасы булу да яхшы. Тәҗрибә! Лияның «йолдызда биш минуты» булды. Ул «Яле, иркәм, кара» җырын башкарды. Матур җырлады, әмма чыгышын матур тәмамламады. Рифат абый, бер үтенеч: матур итеп иелергә, халыкка күтәрелеп карарга һәм салмак кына чыгып китәргә өйрәт син бу кызны. Танылып китсә: «Менә Рифат абый менә шуңа-шуңа өйрәтте», — дип сөйләрлек булсын. Хәзер танылып килүче һәм танылган җырчылар: «Алар безгә киңәш бирә иде», — дип өлкән яшьтәге исән һәм инде, ни кызганыч, арабыздан киткән җырчылар турында сөйләргә ярата бит. Баянчыга игътибар итик. Ул Хәния Фәрхи җитәкләгән «Бәйрәм» ансамблендә сигез ел эшләгән Илнур Саттаров. Лияның Рифатта эшләве җырчы кыз өчен яхшы булса, Илнурның Рифатта уйнавы инде Рифат өчен дәрәҗәдер. Илнур абый яхшы уйный. Мимикасы да әйбәт. Кайбер баянчылар кипкән яфрак кебек басып тора концертларда. «Әйдә, бераз селкен инде», — дип әйтәселәр килеп китә кайчак. Ә монда бик әйбәт. Саксофончы Уфа егете Айрат Нәфыйковның бию хәрәкәтләрен Мөнир Рахмаевныкына охшаттым. Аяклары аерылырга гына тора инде менә. «Мәхәббәт-кишер...» «Сәйдәш» бию ансамбле солистлары күрсәткән бер биюгә тукталып үтик. Алар бер биюдә татарча да, русча да, башкортча да биеде. Рифат: «Башкортстанга барган идек. „Ник безнеңчә биемисез?“ — дип сорадылар», — ди. Уйланып куясың: руслар да, татарлар да, башкортлар да биюдәгечә үзара дус яшәсеннәр иде. Рифат үзе дә җырларның кайбер өлешләрендә кушылып биеде. Әмма, минемчә, артист кушылып бии икән, чамасын белергә кирәк. Бу программада барысы да үз урынында. Эстрадада хәзерге вакытта җырчыларны Башкортстанга кертмәүләре белән бәйле гауга бара. Моннан тыш та сәнгать өлкәсендә бәхәсләр булмый калмый. Рифатның берсендә дә артык катнашканы юк. Үзенең катнашы булмаса да, читтән генә комментарий биреп утыручы җырчылар да булгалый. Рифат андыйлар рәтенә дә керми. Интервьюда да: «Теге мондый, бу мондый» — дип сөйләнеп утырмый ул. Тыныч кына, артык пиарга бирелмичә, үзе әйтмешли, «просто үзебезнең Рифат» иҗат итәргә омтыла. Концертларның күбесендә җырчылар авторларны әйтеп торуны кирәк дип тапмый. Рифат исә һәр җыр алдыннан авторларның исемнәрен әйтеп үтә. Яхшы. Концертта башкарылган җырларны ике төркемгә бүлеп була: беренчедән, «Күңел эретерлек сүзләр бар», «Туганнар» һәм, икенчедән, «мәхәббәт-кишер». «Мин сине яраттым, син юк» яисә «Яратам һаман да, син дә яратасың» һәм башка шундый типтагы җырларны халык хәзер бик теләп кабул итә. Җырның сүзләрен артык тыңлап та, аларның ни аңлатуын уйлап та торырга кирәкми. Рифат абый, син тамашачы шулай тели дип кенә, бер төрле җырлар гына башкармачы. «Туганнар» җыры да бик яхшы. Туганнар дигәннән, Рифатның Илдус һәм Илгиз исемле абыйлары бар. Алар өчәүләп бер төркемдә эшлиләр икән. Программа өч сәгатькә якын бара, шуңа күрә җырлар җитәрлек булды. Әмма күбесе истә калмый. Кайбер җырлары бер типта булса да, Рифатның үз йөзе бар. Биюенә дә, җырлавына да пародия ясап була. Аңа танылу да бик җиңел генә килмәде. Беләсезме, минемчә, артист кайчан танылуның өченче баскычында була? Туйлар алып барабыз, дип үз-үзенә реклама бирмәгәндә. Рифат реклама бирми, димәк, концертлар ярдәмендә дә акча эшләп, гаиләсен туендыра ала. Әмма шушы танылуны тотып та калырга кирәк бит әле — монысы катлаулырак. Рифатның олыгаеп барган чагын күрәсе килә. Булыр микән ул популяр? Сез ничек уйлыйсыз? …Әлегә аның бер исеме дә юк, атказанмаган әле Рифат. Менә шушында кабат уйланасың: ничек бирәләр икән ул исемнәрне?.. «Рифат Казанда калды, мин елый-елый кайтып киттем» Рифат - җырчы булу теләге белән Оренбург өлкәсеннән Казанга килгән гади авыл егете. Җырчы булды, танылды. Хәзер дә аның кебек җырчы булырга хыялланган, сәләте һәм тырышлыгы булган егет-кызлар бардыр. Максатыгызга ирешер өчен, тырышыгыз. Рифатның арттан этүчесе дә, хәтта Казанда якын туганнары да булмаган, әмма үз морадына ирешкән. Рифатның әнисе Рәмзия ханым белән аралашып алдык. Ул да концерт карый иде. Рифат ничә яшьләрдән җырчы булырга хыялланды? Ул инде ике яшьтән: «Бирче кулың, гүзәлем», — дип җырлый иде. Балачагыннан бирле җырчы булырга теләде. Җырчы булу җиңел түгел. Аннан соң Казан якын да түгел бит. Ана буларак борчылгансыздыр? Әлбәттә, борчылдым. Озата килдек… Бер күрмәгән, бер белмәгән Казан. Кайсы ягыннан кереп, кайсы башыннан чыгарга икәнен дә белмәдек. Туганнар юк, әмма дусларыбызның малайлары бар иде. Аларга килдек. Уртанчы абыйсы Илгизнең Рифатны бик тә артист итәсе килде, ул тырышты. Рифат Казанда калды, мин елый-елый кайтып киттем. Җитмәсә, урамда яңгыр ява, аңа кушылып мин елыйм. Менә шушы көннәрдән бу көннәргә, Аллаһка шөкер, килеп җиттек. Рифат балачагында нинди иде? Шук булды. Кайвакыт чеметеп берәр нәрсә әйтеп тә куяр иде. Ул холкы буенча кемгә охшаган? Әтисенең бабасына охшагандыр. Ул бабабыз кырык ел буенча мулла булып торган. Сәләте белән әтисенә охшагандыр. Әтисе баянда уйный. Аннан соң шушы мулла бабасыннан да күчкәндер. Кырык ел буенча азан әйткәч, Коръән укыгач, анда да моң дигәне булгандыр. Без Рифатның гел елмаеп, шаярып торганын беләбез. Кәефсез Рифат нинди ул? Ул җитди дә, гайрәтле дә була белә. Кайчак шундый итеп карап куя… Күз карашыннан хәтта кайчак сеңелләре дә курка. Мин дә: «Улым, шулай карап куясың, мин дә шикләнәм», — дим. Аннан соң көлеп куя. Әмма күз карашы белән бөтен нәрсәне әйтеп бирә ала. Аны аңлар өчен бер күз карашы җитә. Концертын карагач: «Улым, шушы урында менә шулайрак итсәң, яхшырак булыр иде», — дип әйтәсезме? Баштарак әйтә идем. Ә хәзер үзем дә олыгайганмындыр, хата таба алмый. Дулкынланам инде. Бер җырын башкарганда, тавышы бераз карлыкты бугай. Борчылдым… Баштарак аппаратурасы эшләсен иде дип курка идем. Ул вакытларда концертын карамый идем дә. Хәтерлим, беренче тапкыр филармониядә концерт куйганда аякларым дер-дер килде. Теземә кулым белән басам, әмма ул барыбер калтырый. Эстрадада төрле бәхәсләр була. Рифат аларга кысылмый бугай? Рифат бөтен кешегә яхшылык тели, көнләшми. Ул кеше дә сөйләми! Ул үзе яхшы булгач, аңа да башкалар яхшы мөнәсәбәттәдер. Ни өчен аңа Рифат дип куштыгыз? Ник, мәсәлән, абыйлары кебек Илфат түгел? Телевизордан бер концерт күрсәткәннәр иде. Анда Рифат Көчекбаев исемле бер кечкенә генә малай биегән иде. Рифатның әтисенә шушы малайның биюе бик ошап калды. Шушы биюче малай хөрмәтенә Рифат дип кушты. Рифатка: «Башкортстанга баргач, шушы Рифат Көчекбаев турында сора әле», — дигәнем дә бар. Рифат Зариповтан кала, тагын кайсы җырчыларны тыңлыйсыз? Салаватны, Хәнияне тыңлыйм. Илсөя, Фазлыевлар… Күп инде алар. Рифат Зариповны тыңларга яратасызмы? Аны яратам!..

Читайте также

В тренде на этой неделе

Свердловский бизнесмен Малик Гайсин погасит миллионный долг предприятия перед энергетиками из своего кармана

Соделайся чистым, моё сердце

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я