Добавить новость
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13 14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Яңа ел ялларында Татарстан районнарында нинди чаралар булачак?

0 608
Районнардагы бәйрәм чаралары нигездә ачык һавада, үзәк чыршы янында, паркларда уза. Көндез балалар өчен уеннар оештырылса, кич зурлар өчен күңел ачу чаралары була. Шулай ук мәдәният йорты, музей, китапханәләр дә читтә калмый, анда төрле кичәләр, мастер-класслар булачак. Яңа ел өстәле артыннан торып, спорт белән шөгыльләнергә теләк зур булмаса да, ярышларда да катнашырга мөмкинлек туачак. Районыгызда үзегез өчен кызыклы чара юк икән, бәлки күршеләргә барып килергәдер? Кайбер районнарда мәдәният тармагында эшләүче кешеләр гади генә чаралары турында да күңелләрен биреп, яратып сөйли, ә кемнәрдәдер Яңа елны каршы алу шатлыгына караганда иске елны озату кайгысы зуррак бугай, яки эшләре бик тыгыздыр. 5 гыйнвар көнне Кукмарада зур фестиваль - «Итек-фест» үтәчәк. Ул сәгать унда Комсомол мәйданында була, фестивальдәге концертта Фирдүс Тямаев һәм башка эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак. Мамадыш мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов Яңа ел каникуллары вакытында ипподромда атта йөрү, чаңгы, чана, тимераякта шуу мөмкинлеге булачакны әйтте. Аларда февраль аенда «Чана-фест» узачак. Узган елны фестивальдә космик кораб, мич, паровоз формасындагы чаналар тәкъдим иткәннәр, күрше республикалардан да кунаклар килгән. Мамадышлар үрнәгендә күп кенә башка районнар да ул фестивальне гадирәк формада үткәрә. Әгерҗе районында «Чана-фест» беренче тапкыр узачак. Аны 7 гыйнвар көнне «Орешник» паркында оештырачаклар. Анда быел беренче тапкыр «боз сарае» да ясаганнар. Чирмешәндә шулай ук «Чана-фест» узачак. 7 гыйнвар көнне бик зурлап Раштуа бәйрәмен үткәрергә уйлыйлар. «Безнең районда төрле халыклар булганга, Раштуаны зур итеп уздырабыз: кайнар чәй, коймак, ярминкә — барысы да булачак. Самара өлкәсеннән артистлар чакырырга уйлыйбыз. Анда кинолардагы кебек җылы, рәхәт бәйрәм атмосферасы булачак», — дип сөйләде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлмир Жорин. Әккәрәй авылында үзенчәлекле су коену көне дә була. Әккәрәй моржлары - өлкәннәр, апалар, абыйлар бәкегә су коенырга төшә. Анда төрле костюмнар киеп килүчеләр дә була. Әлмир сүзләренчә, елга тирәсендә сихри геройларны - Русалка, Нептунны да күреп була. Азнакайда 8 гыйнварда сәгать унда Р.К. Ишкәев исемендәге балалар ял паркында шулай ук «Чана-фест» үтәчәк. Яллар вакытында эстрада йолдызлары концертын карыйсыгыз килсә, Азнакайга барырга кирәк. 31 декабрь көнне булачак бәйрәм концертында 19:30да Фирдүс Тямаев чыгышы көтелә. Район мәдәният йортында 2 гыйнвар көнне 17:00дә «Кыю кызлар» дуэты, 4 гыйнварда 17:00дә — Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, 6 гыйнвар — Ринат Рәхмәтуллин, Ландыш Шәрәфиева, 7 гыйнвар — Резидә Шәрәфиева, Рафаэль Якупов концертлары булачак. Балтачта да 4 гыйнвар көнне мәктәп укучылары арасында «Чана-фест» узачак. Каникулларда балалар өчен кинофильмнар, күңелле тамашалар, ярышлар үтәчәк. 6 гыйнвар көнне Бөтенроссия хоккей ярышы булачак. Мөслим дә 31е көнне узачак «Яңа елга серле тамаша» кичәсендә Мөнир Рахмаев катнашачак, тамаша 19:00 сәгатьтә башланачак. Апас та зур салют белән кызыктыралар. «31 декабрь көнне кичке унда Казанныкы кебек көчле салют булачак. Каникулларда кинотеатрда балалар өчен мультфильмнар күрсәтеләчәк», — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.  Сарманда шулай ук кинотеатрда балалар өчен кинофильмнар күрсәтү, итекле футбол булачак. 4 гыйнвар көнне сәгать тугызда Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен чүлмәк ясау буенча мастер-класслар булачак, анда алдан язылырга кирәк.  6 гыйнварда 14:00 сәгатьтә район мәдәният йортында Адыгея республикасының атказанган артисты Achmiz adam белән бушлай музыкаль-әдәби очрашу, сәхнә осталыгы буенча мастер-класс булачак. Арчада 28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр үзәк стадионда «Елки-маркет» узачак. «Анда дүрт милли йорт булачак, берсендә балалар өчен мультфильмнар күрсәтү, мастер-класслар уздыру каралган. Төрле сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Яллар вакытында шулай ук музейга килергә мөмкин», — дип сөйләде мәдәният бүлеге белгече Гөлүсә Сәлимҗанова. Менделеевскида 7 гыйнвар көнне 11:00 сәгатьтә «Ушковские острова» паркында «Раштуа ярминкәсе» узачак. «Ярминкәдә сувенирлар тәкъдим ителә, концерт, милли уеннар, кул эшләре күргәзмәсе, ат чанасында йөрү мөмкинлеге булачак», — дип сөйләде районның мәдәният идарәсе методисты Рәмзия Хәйруллина. Әтнәдә 31 декабрь көнне үзешчәннәр концерты булачак. Яллар вакытында Әтнә театры авылларда спектакль күрсәтәчәк. Район Мәдәният йортында 4 гыйнвар көнне Морат Гайсин, 6 гыйнвар — Илшат Сафин, 8 гыйнвар — Ришат Фазлыйәхмәтов концертларына барырга мөмкин. Актүбә бистәсендә 7 гыйнварда 17:30 сәгатьтә — Илнар Миранов, 9 гыйнвар — Алсу-Азат Фазлыевлар концерты булачак. Питрәчтә дә Яңа ел яллары вакытында үзешчән театрлар авылларда спектакльләр куячак. Аксубайда Яңа ел каникулларында гаилә белән ял итүгә игътибар биргәннәр. 6 гыйнвар көнне Шәрбән авылында «Самавырлар кайнап тора безнең Шәрбән җирендә» күргәзмәсе белән танышып була. Анда кайнатма, коймак белән самавырда кайнаган тәмле чәйдән авыз итәргә тәкъдим итәләр, чәй эчү серләре белән таныштырачаклар. 3 гыйнвар көнне мәдәният йортында сәгатьләр экспозициясе белән танышырга мөмкин. 8 гыйнвар көнне «Йомычкадан лампага кадәр» дигән экспозиция була, анда шәмнәр, керосин һәм өстәл лампалары тарихы белән таныштыралар. Алабугада 31 декабрь көнне «Гуляй» паркында узачак бәйрәмдә Россия җырчысы Лада Дэнс чыгыш ясаячак. Ял көннәрендә музей-тыюлыкта Яңа ел уенчыкларына багышланган күргәзмә була. Саба  районы үзәк чыршысы янында, ачык һавада көндез балалар өчен, кич олыларга дигән чаралар булачак. Күп районнарда оешмалар арасында боздан сыннар ясау буенча бәйге бара. Сабада да шундый бәйге була, аларның боз сыннарын күреп, гаҗәпкә калырга мөмкин. Әлмәттә музейларда балалар өчен мастер-класслар узачак. Шулай ук тавыш кую, суда рәсем ясау буенча мастер-классларда катнашып булачак. Ютазы да мәдәният бүлеге хезмәткәре Ләйсән Хаҗиева каникуллар вакытында көндез балалар өчен уеннар гына булачагын, ә кич мәйданда музыка гына уйнап торачагын әйтте. 7 гыйнвар көнне Раштуаны бәйрәм итәчәкләр. Тукай , Лениногорск районнарында да зур чаралар булмавын, авылларда, паркларда күңел ачу чаралары булачагын әйттеләр.   Башка районнарда да Яңа елны каршы алу һәм балалар өчен күңел ачу чаралары булачак. Бер районда да: «Бездә берни дә булмый», — дигән җавап кайтармадылар. Озын яллар Татарстанның төрле районнары, авыллары белән танышу өчен бик кулай вакыт. Бигрәк тә чит илләргә чыгып йөрү мөмкинлекләре кысылгач, рәхәтләнеп Татарстан буенча сәяхәт итәргә мөмкин.

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Сколько мне лет дали? 14?»: к чему приговорили уральского олигарха Гайсина

Бывшего депутата Госдумы Гайсина осудили на 14 лет за растрату 385 миллионов

Экс-депутат Госдумы Гайсин получил 14 лет за растрату

Экс-депутат Госдумы и бывший глава предприятия «Ростеха» Малик Гайсин получил 14 лет колонии по делу о растрате

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я