Добавить новость
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13 14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Рафаэль Ильясов белән хушлашу: «Алтын фондлар әзерләгән безнең Рафаэль абый ул!»

0 177
Соңгы арада татар дөньясы бик күп югалтулар кичерә. Белгән шәхесләрнең генә дә ничәсе китте… Ә белмәгәннәре ничәү? Хәер, Казанның мөселман зиратына атлап керү дә җитә калды — зират мәетләр белән әкренләп тулып килә. Татар дөньясында якты эз калдырган мэтрыбыз, җырчыбыз белән дә мәңгелеккә хушлаштык. Артистны табутта җирләделәр. Ул ковидлы авырулар хастаханәсендә дәваланган, үлеменең сәбәбе рәсми рәвештә әйтелмәде. Җырчы белән хушлашырга дип, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең ишегалдына юнәлдем. Кеше җыелып торган урын күренде — морг иде ул. Халык артисты дигәч тә, күпләп халык җыелып килер төсле иде, чынында исә, озатырга килгән 3-4 кешене генә күреп, аптырашка калдым. Билгеле, моргта чират булу сәбәпле, мәетне соңрак чыгардылар. Бу арада калган кешеләр әкренләп килә торды, тик мин күз алдына китергән халык саны түгел иде ул. Җырчыны җирләргә якыннарыннан кызы Айгөл, оныгы Наилә, бертуган апасы һәм калган туганнары килгән иде. Сөйләрлек хәлдә түгелләр иде алар, ым яки хәрәкәтләр белән генә аралаштылар. Минем сорауга да Айгөл ханым: «Юк», — диде, оныгы Наилә да башын борып, аска иде. Бертуган апасы исә чыдый алмыйча үкереп елый бирде… «Аеруча оныгы Наилә дәү әтисенең үлемен бик авыр кичерә. Кызы Айгөлгә дә нык авыр. Абыйсы Алмаз бик үк сәламәт түгел, араларында ир-ат калмады дип әйтергә була», — дип аңлатты миңа аларның гаилә дусты Гамбәрия ханым Сабирова. «Аның тавышы һәрберебезнең йөрәгендә» Озату мәрасимен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов алып барды. Рафаэль абый минем әтием белән дус иде. Ул - татар эстрадасының сандугачы. Бөек татар җырын, моңын залда утырган яки радио-телевидениедән тыңлаган һәр тамашачыга җиткерә белде. Татар җырын сәхнәгә чыгаруны талантлы кеше генә булдыра ала. Олы яшьтә булуына карамастан, тавышы яшьләрчә яңгырый иде. Аның тавышы һәрберебезнең йөрәгендә калыр, - диде Илшат Әминов. Татарстан Мәдәният министрлыгының Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова Рафаэль Ильясовның иҗаты Татарстанның алтын фондына кертелгәнен искәртте. Аның башкаруындагы «Галиябану», «Рәйхан», «Олы юлның тузаны» кебек җырлар татар җыр фольклорының эталонына әйләнде. Рафаэль абыйның китүе татар дөньясы өчен зур югалту, - диде ул. «Рафаэль Ильясов эшләгән вакытта җырлар иң зәвыклы „иләк“ аша үтә иде» «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов: Рафаэль абый - безнең хезмәт ветераны. Ярты гасыр тормышы «Татарстан» радиосы белән бәйле булды. Фондта 50 меңнән артык җыр бар, аларның һәрберсе Рафаэль абый кулы аша узган, чөнки элек худсоветлар бар иде, җырлар сайланып кына алынды. Ул ачык кеше, яшьләр белән яхшы мөгамәләдә булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр радиобыз белән элемтәдә торды, тавышы көр иде. Аның башкаруында татар һәм башкорт халык җырларын ишетсәгез, шаккатасыз. Ул озын җырларны яратып, күңелгә үтәрлек итеп башкара. Минемчә, Рафаэль абыйдан соң аларны хәзер бер җырчы да җиренә җиткереп җырлый алмас. «Татарстан» радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин: «Татарстан» радиосында халкыбызның иң зыялы кешеләре эшләде. Рафаэль абый белән иңгә-иң 45 елдан артык хезмәт куйдык. Иҗтимагый-сәяси редакцияләр тапшыруында эшләсәм дә, драматик-музыкаль редакция белән даими элемтәдә булдым. Рафаэль Ильясов музыкаль тапшыруларның баш мөхәррире иде. Ул музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләгән чорда Татарстанда татар телендә эшләүче бердәнбер радио идек без, шуңа күрә дә театр, филармонияне алыштырып тордык. Зәвыкка, музыкаль әсәрләрнең дәрәҗәсенә зур игътибар бирелә иде. Сәнгать советында шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар җыр халык күңеленә барып ирешкәнче дәрәҗәсен тикшерә иде. Хәзерге вакытта «юк-бар җырлар», «көйләр кабатлана» дигән тәнкыйть сүзләрен ишетәбез, ә Рафаэль Ильясов эшләгән вакытта җырлар иң зәвыклы «иләк» аша үтте. Төшеп калган җырлар байтак иде. Элекке җырлар мәңге онытылмый, аларны булдыруда, саклауда, җыр сәнгатен һәм чын артистларны үстерүдә Рафаэль Ильясовның өлеше зур. Фәридә апа Кудашеваны Рафаэль Ильясов әни итеп күрде: Уфага барса, кунакханәгә урнашмый, ә Фәридә апаларга бара иде. Радиода үзенең катнашындагы тапшырулар бар, без аларны акрынлап тамашачыларга тыңлатырбыз. Аның иҗаты мәңгелек. «Авылдан килгән балалар иң элек Рафаэль абыйны эзләп таба идек» Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев: Рафаэль абыйны мин моң чишмәсе дип әйтер идем. Татарстанда, татар сәнгатендә андыйлар шактый. Рафаэль абый — шуларның берсе. Аның белән миңа 40 елдан артык бергә эшләргә, халкыбызга, милләтебезгә бергәләп хезмәт итәргә туры килде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Ульяновск һ.б. шәһәрләрдә чыгыш ясадык. Рафаэль абый миңа әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ярдәм итте. Радиода килеп исәнләшкәч, ул: «О, кияү, нихаль?» — дип мишәрчә әйтеп җибәрә иде. «Энекәш, бар, языл, миннән рөхсәт!» — дип кенә әйтә иде. Радиога әсәрне алып киләсең һәм ул тыңлап карый. Рафаэль абый җырчы гына түгел, инструменталист да. Ноталарны аңа биргәч: «Энекәш, аңлатып торма, уйна. Разберемся», — дип әйтә иде. Җитешмәгән җирләре булса, төзәтеп алып килергә куша иде. Аның тормыш тәҗрибәсе дә, әдәбият һәм сәнгатьтәге тәҗрибәсе дә зур. «Энем, мин җырлаганда мелизматика белән бик мавыкма. Мин җырлап туктагач, Бәхти абыең кебек (аккордеончы Бәхти Гайсин — авт.) тартып җибәр», — дип әйтә иде. Озак еллар хирург булып эшләгән табиб, Рафаэль Ильясовның якташы Рөстәм Бакиров : Табиб буларак та хәлен сорашып тордым. Тормыш иптәше Светлана ханым да табиб. Рафаэль абыйны мин 1972 елда Чүпрәледән килеп, медицина институтына кергәннән бирле беләм. «Безнең Рафаэль абый», — дип әйтәбез үзен, чөнки ул Чүпрәлебезнең олы, хөрмәтле кешесе. Әниләр бәйрәме, Укытучылар көне һ.б. бәйрәмнәр җиткәндә аннан үзе башкаруындагы җырларын сорый идек. Түбән Камада баш хирург булып эшләгәндә: «Рөстәм-якташым, сиңа барып, бер дәваланып кайтасым килә», — дип әйткән иде. Чүпрәледән чыккан Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль абый белән горурланабыз. Ул намуслы кеше иде, якташларын да яратты. Казанга беренче тапкыр килгәндә без, рус телен белмәгән балалар, иң элек аны таба идек. Шатлыкларыбызны да аның янына барып бүлешә идек. Аның китүенә әле дә ышанып җитеп булмый. «Тарихыбызга алтын фондлар әзерләгән кеше ул» Җырчы Зөфәр Сафин : Рафаэль абый - татар милләте өчен легендар җырчы. Ул халкыбызның бәгыренә кергән. Казанга килүемнең дә сәбәпчесе иде ул. Түбән Камада укыганда: «Энекәш, сиңа Казанга килергә, белемеңне күтәрергә кирәк», — дип чакырды. Милләтебезнең асыл талант ияләренә баш ияргә кирәк. Алар санаулы гына. Һәрберсенең урыны бар. Һәр сүзгә, һәр музыкага бик игътибарлы, җиңел карамый иде. Ул тарихыбызга алтын фондлар әзерләгән кеше. Вакытында дәрәҗәләрен дә алды, шул ук вакытта күләгәдә дә калды. Аңа Тукай премиясен яки Россиянең халык артисты яки атказанган сәнгать эшлеклесе кебек исемнәр бирелмәде, кызганыч. Гаилә дусты Гамбәрия Сабирова: Ирем хәрби очучы булып эшләде, безне Украинага җибәргәннәр иде. 25 ел шунда торып кайтканнан соң, Рафаэль Зарифович белән уртак танышлар аркылы таныштык. Электән үк аны җырчы буларак ишетеп белә идем, беренче күрүдән үк мөлаем йөзле, кунакчыл кеше булып күңелгә кереп калды. Аның сәхнәгә чыгып, башын бер якка борып, әкрен генә иеп, җырны сузып җибәрүе йөрәккә май булып ята иде. Миңа «Гамбәрия ханым» дип эндәшә иде. Хатыны Светлана ханым шундый кунакчыл, аш-суга оста. Җитмешнең теге ягында булса да, Рафаэль Ильясов машина йөртте. Җәй көннәрен дачасында үткәрергә ярата иде. Дус булып яшәдек. Безнең арабыздан китеп баруы үкенечле, әмма барыбызның да ахыргы юлы шунда. Ул хәзер безнең догага мохтаҗ. Урыны җәннәттә булсын, тыныч йокласын, хәер-догасын хатынына, балаларына калдырып киткәндер, Иншәаллаһ. Татар халкының күңелендә мәңге калыр дип ышанам. Рафаэль Ильясов үзе күрми калган соңгы әңгәмәсен бер ай элек «Татар-информ» агентлыгына биргән иде. Әңгәмәне шушы сылтамадан укырга була.

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Сколько мне лет дали? 14?»: к чему приговорили уральского олигарха Гайсина

Бывшего депутата Госдумы Гайсина осудили на 14 лет за растрату 385 миллионов

Силовики задержали экс-главу Госжилинспекции Дагестана

Экс-депутат Госдумы и бывший глава предприятия «Ростеха» Малик Гайсин получил 14 лет колонии по делу о растрате

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я