Добавить новость
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13 14
15
16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Җырларның темалары төрле, берсе дә күңел ачуга корылмаган» — «Яшь йөрәкләр» концерты

0 116

«Яшь йөрәкләр» фестивалендә Эстония һәм Үзбәкстан вәкилләре дә катнашкан

Гала-концерт быел яз булырга тиеш иде, коронавирус аркасында кичектерелде. «Яшь йөрәкләр» бәйгесендә үзешчән авторлар катнаша. Җиңүчеләрне сайлап алу өч этаптан тора. Лауреатлар концерт алдындагы көнне жюри тарафыннан сайланган, егерме биш катнашучы арасыннан унысы җиңүгә ирешкән. Бу хакта фестивальне оештыручы Җәүдәт Гыйльманов әйтте. Аның сүзләренчә, катнашырга теләп гариза җибәрүчеләр арасында Эстония һәм Үзбәкстан вәкилләре дә булган. Шулай ук гаризалар Магнитогорск, Омск шәһәрләреннән, күрше Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикаларыннан да килгән. «Үзбәкстан вәкиле жюри тарафыннан лауреатлар сайланган көнне килә алмады, шуңа күрә без аны концертка кунак буларак чакырдык», — диде Җәүдәт Гыйльманов. Җәүдәт абый сөйләвенчә, беренче этапта килгән җырларның кайберсе аңлашылмый торган булган. Шуңа кайбер авторларга җырларын яңадан яздыртып җибәрергә сораганнар. «Шундыйларның берсе — лауреатыбыз Илһам Мәрдәнов. Ул яңадан яздыртып җибәрде, димәк, кешенең теләге булган», — дип аңлатты ул.

Фестивальне оештыручыларның берсе Айрат Волков аңлатканча, бәяләү гадел булсын өчен жюри җырларны аларның авторларын белмичә тыңлаган. 

Лауреатлар арасында Мари Элдан килгән Вячеслав Осипов та бар иде. Аның иҗат иткән җыры туган телендә яңгырады. Җәүдәт Гыйльманов фестивальдә татар гына түгел, төрле милләт җырлары катнаша алсын дигән фикергә килүләрен әйтте. «Планда бу бәйгене Идел буе халыклары арасындагы фестиваль дәрәҗәсенә күтәрү», — диде ул. Быел фестиваль икенче тапкыр оештырылды. «Беренче тапкыр уздырганда, читтән килүче катнашучылар юк иде. Быел Мәдәният министрлыгы грант бирде, без аңа бүләкләр алдык, сәхнәне матурлаттык, икенче фестиваль беренчесеннән шуның белән дә аерылды», — дип әйтте Җәүдәт абый. Җиңүчеләр өчен иң зур бүләк Rif Records студиясендә җыр яздырту мөмкинлеге булды.

«Яшь йөрәкләр» фестиваленең лауреатлары:

Илһам Мәрдәнов,

Гөлсияр Садыкова,

Регина Ильясова,

Вячеслав Осипов,

Юлия Ишмөхәмәтова,

Рәсимә Динисламова,

Рафис Гәптелганиев,

Зөфәр Гобәйдуллин,

Флёра Шәрипова,

Илдар Гайсин.

Жюрида Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов, «Татмедиа» АҖ җитәкчесенең радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары Алмаз Миргаязов, «Туган тел» телеканалы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, Rif Records студиясе директоры Риф Әхмәтов, «Яшь йөрәкләр» I фестиваленең лауреаты Лариса Басыйрова булды.

Концертны Гөлүс Хәбибрахманов һәм Лариса Басыйрова алып барды.

«Юность» мәдәният йортында тамашачылар булмады, концерт «Татар-информ» сайтында онлайн күрсәтелде.

«Яшь йөрәкләр» фестивале җиңүчеләренең җырлары төрле тәрбияви темаларга багышланган иде

Югарыда әйтелгәнчә, лауреат Вячеслав Осипов Мари Элдан килгән иде. Ул Казан сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлегенә бик шатланганын әйтте. Вячеслав Осипов мари телендәге бик күп балалар җыры авторы икән.

Концертта тагын бер чит телдәге җыр башкарылды. Концертка кунак рәвешендә чакырылган Сабир Тураев үзбәк телендә җыр башкарды. Алып баручылар җырның нәрсә турында икәнлеге белән кызыксынды. «Бу җыр хатыныма багышлана. Кыскача әйтсәк, татар кызына гашыйк булып, монда килүем турында», — дип аңлатты Сабир Тураев.

Гомумән, концертта яңгыраган җырларның темалары төрле булды. Бу хакта лауреатларны котларга дип сәхнәгә менгән Миңгол Галиев та әйтте. «Җырларның темалары төрле, берсе дә күңел ачуга корылмаган, алар тәрбияви. Шуларны сикергәләмичә, кыланмыйча гына, матур итеп, хисләрне тыңлаучының йөрәгенә чын күңелдән тапшыру бит бу», — дип мактады лауреатларны Миңгол Галиев.

Рафис Гәптелганиев гомер узуы турында шундый җыр яңгыратты:

«Җил искәндәй кебек булды, чәчләр тузды.

Сизми калдым — әллә шулай яшьлек узды?

Һич туктатып булмый икән вакытларны,

 Алыштырмам кичүләрдә мин атларны».

Рәсимә Динисламова башкарган җыр да еллар үтүенә багышланган иде. Көен үзе иҗат иткән, сүзләре Фәнәвис Давлетбаевныкы.

Юлия Ишмөхәмәтова «Юлның кайсы сикәлтәсез микән? Аны ничек икән сайларга?»  — дип, үзенең көенә, Лиана Ханмурзина сүзләренә язылган җырда тормыш юлы фәлсәфәсенә бирелде. 

Гөлсияр Садыкова Зөфәр Бухаровның сүзләренә иҗат иткән җырында ятим балалар проблемасын яңгыратты:

«Әти-әни кылган хаталарга ятим бала газап чикмәсен,

Сихри йөзе, гөнаһсыз күзеннән күз яшьләре агып төшмәсен».

Зөфәр Гобәйдуллин җырының көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат иткән. Ул авылда үткән балачак хатирәләре турында җыр яңгыратты:

«Без үскәндә бодай башаклары

Бездән биек чаклар хәтердә,

Күңелемдә саклыйм балачакны,

Мине дәшә, көтә хәзер дә».

Җиңүчеләр җырларында мәхәббәт, ялгыз яшәү темалары да булды. Шундый җырларның берсе - автор-башкаручы Регина Ильясованыкы иде. Лауреат Илһам Мәрдәнов көенә иҗат ителгән «Чия» җырын Рөстәм Егоров башкарды. «Ялгыз яшәүләре үзәкләргә тия» , - дип моңланды ул. Рөстәм Егоров — Удмуртия татары, тумышы белән Ижаудан. Ул хәзерге вакытта И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала. Рөстәмгә Ваһапов фестивалендә иң яшь катнашучы исемен биргәннәр. Әлеге «Яшь йөрәкләр» фестивалендә ул җиңүче авторның җырын башкарырга чакырылган иде. Резидә Шәрәфиева: «Бу яшь чакка кайтып килү кебек булды»

Шулай ук концертка җиңүче авторның җырын башкарырга дип, татар эстрадасы артистлары Дилә Нигъмәтуллина һәм Резидә Шәрәфиева чакырылган иде.

Дилә Нигъмәтуллина әнине сагыну турында бик тетрәндергеч җыр башкарды. Сүзләр авторы — Илдар Гайсин, көй авторы — Флёра Шәрипова. Җырдан өзек:

«Ишетергә иде тавышыңны,

Кушылырга иде җырыңа,

Назларыңны бер тоярга иде,

Күмелеп, әнкәй, синең моңыңа». Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева «Туган йорт» җырын башкарды. Әлеге җырның да көй авторы — Флёра Шәрипова, сүзләрен Зөфәр Вәлиев иҗат иткән.

«Туган йортта бергә җыелганда,

Юктыр кебек бездән бәхетле.

Гомеребез буе онытмабыз

Әткәй-әнкәй корган тәхетне»,  — дип җырлады Резидә Шәрәфиева. «Бу җырга биш ел бар инде. Мин аны яздыртырга җитешә алмыйча йөрдем. Аннары туган йорт турында клип төшерергә теләгән кешеләр килеп чыкты. Аларга бу җырны күрсәттем дә, шуннан соң гына аның «плюс»лы варианты язылды. Бу матур җыр хәзер, Аллаһка шөкер, репертуарымда бар», — дип сөйләде җыр тарихын Резидә Шәрәфиева.

«Фестивальдә катнашырга гаризаны җыр көе авторы Флёра Шәрипова тапшырган иде. Мине монда бу җырны башкарырга чакыргач, бик шатланып килдем. Элек яшь чакта төрле конкурслар, фестивальләрдә катнаша идек, хәзер онытылды. Бу яшь чакка кайтып килү кебек булды. Әлеге фестивальдә җырчыларга җырлар сайларга мөмкинлек бар», — диде ул.

Көйләр авторы, «Яшь йөрәкләр» фестивале лауреаты Флёра Шәрипова әлеге конкурсның әһәмияте турында әйтте. «Оештыручыларга зур рәхмәтлемен. Бу бәйге безнең кебек һәвәскәр композиторларга үзебезнең иҗатны күрсәтү өчен бик мөһим. Аеруча яшь композиторлар өчен кирәкле конкурс», — диде ул. Ул үзе профессиональ композитор булмаса да, аның җырларын Данир Сабиров, Алсу Әбелханова, Резидә Шәрәфиева, Дилә Нигъмәтуллина башкара.

Лилия Гаврилова, Светлана Сазгетдинова, Тәслимә Низами, Айнур Гайфуллин, Әлфия Шәфигуллина, Лиана Абдрахманова, Нина Сәлимуллина һәм Алексей Алексеев «Яшь йөрәкләр» фестиваленең дипломантлары булдылар.


Читайте также

В тренде на этой неделе

«Сколько мне лет дали? 14?»: к чему приговорили уральского олигарха Гайсина

Алсу, Елена Кулецкая, Ирина Горбачева, Ассоль и другие гости Форума «Эстетическая медицина будущего»

Силовики задержали экс-главу Госжилинспекции Дагестана

Бывшего депутата Госдумы Гайсина осудили на 14 лет за растрату 385 миллионов

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я