Сарманда алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләделәр
0
90
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», «Сарман» ). Сарман районында шикәр чөгендерен алу төгәлләнеп килә. Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов, басуларда булып, чираттагы ункөнлек җиңүчеләрен тәбрикләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
«Сарман» агрофирмасында эшне тәмамладылар, кагатлардагы чөгендерне төяп, шикәр заводына озатып бетерәсе калды.
Чөгендер алу комбайнында эшләгән иң яхшы экипажлар буларак, «Нөркәй» агрофирмасы механизаторлары хезмәте бәяләнде. Өч призлы урынны да алар алдылар. Искәндәр Нигъмәтҗанов белән Илгизәр Әмануллин, Руслан Миннемөхәммәтов белән Марат Мирсәетов, Альмир Саттаров белән Илсур Сәетов бүләкләнделәр.
Шикәр чөгендере төягечләрендә эшләүче Илфат Йосыпов («Нөркәй») — беренче, Дамир Моратов («Җәлил») — икенче, Айрат Салихов («Сарман») өченче булдылар. Рафис Гайсин («Нөркәй»). Булат Вәлиев («Җәлил»), Рамил Шакирҗанов («Сарман») иң яхшы чөгендер игүче агрономнар буларак акчалата бүләк бирелде, диелә хәбәрдә.