Башкортстанда «Ике аккош» конкурсы Фәридә Кудашева тууына йөз ел тулуга багышланачак
0
99
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 декабрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулу уңаеннан VIII Республикакүләм музыкаль конкурс-фестиваленең Гала-концерты узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Башкортстан Республикасы «Татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе Римма Үтәшева сөйләде. «Әлеге фестиваль Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров указы белән уза. Ул шулай ук РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына да багышлана. Музыка халыкларны дуслаштыра, халык авыр вакытта да, шатланганда да җырлый. Фестиваль халкыбызның дуслыгын күрсәтә. Фәридә апа Казанны бик ярата иде. Шуңа күрә анда Татарстаннан һәм якындагы районнардан катнашучыларның булуы көтелә», — диде ул. Римма Үтәшева әйтүенчә, гала-концертта конкурста җиңүчеләр һәм танылган артистлар, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатын яратучылар чыгыш ясаячак. «Ярымфиналларда күбесенчә балалар җиңгән иде, пандемия булу сәбәпле, аларны чакырмыйбыз. Шулай да, барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырачакбыз, „Ике аккош“ фестивале Мәдәният министрлыгының брендына әйләнде», — диде рәис.