Добавить новость
Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Рөстәм Миңнеханов: Мәдәни мирасны саклау, өйрәнү, арттыру – төп өстенлекләрнең берсе

0 980

(Казан, 25 март, «Татар-нформ»). Татарстан өчен мәдәни мирасны саклау, өйрәнү һәм арттыру мәсьәләләре — дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында хәбәр итте.

Чара Казан Ратушасында узды. Утырыш эшендә Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская катнашты. Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республика мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә татар музыка кораллары күргәзмәсен карады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре — мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады. ТР Президенты ассызыклаганча, бүген Россия Көнбатыш ягыннан гаять зур басым кичерә. Көн саен мәгълүмати һөҗүмнәр бара. Фейклар һәм илебезне һәм халыкны чагылдыручы ялган мәгълүмат тарату практикасы көчәя. «Дәүләтебезне, бәйсезлегебезне, гореф-гадәтләребезгә һәм рухиятебезгә таянып, тормышка хокукны саклап калу өчен без бердәм булырга тиеш. Россия һәрвакыт мәдәни традицияләре белән көчле иде. 2022 ел Россия Президенты тарафыннан Россия халыкларының Мәдәни мирасы елы дип игълан ителүе дә символик мәгънәгә ия», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүгенге көндә матди булмаган мирасны: гореф-гадәтләрне, милли кухняны, фольклорны саклау һәм куллану мәсьәләләрен җайга сала торган бердәм федераль закон юклыгына игътибар итте. Элегрәк ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасына «Матди булмаган мәдәни мирас турында» закон проектын җибәргән иде. Хәзер ул фикер алышу стадиясендә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. Ул билгеләп үткәнчә, балаларда зур белем багажы булу уңыш гарантиясе булып тормый. Креатив фикерләүне һәм идеяләрне генерацияләү сәләтен үстерергә мөмкинлек бирүче инструментларның берсе — иҗат һәм мәдәният белән бер-берсенә кушылу.

«Традицион мәдәният белән танышу, халык бәйрәмнәрендә катнашу, милли театрларга бару — күпкырлы шәхес тәрбияләү гаранты. Кызганычка каршы, яшь буын мәдәният учреждениеләренә йөрергә күнекмәгән, аларның кыйммәтләре системасында мәдәни байлыкларны куллану — беренче урында түгел. Узган елның 1 сентябрендә старт алган „Пушкин картасы“ масштаблы проекты бу мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән иде. Сезнең җайга салынган эшегез нәтиҗәсендә без проектны гамәлгә ашыруның беренче елы нәтиҗәләре буенча сатылган билетлар саны буенча илдә беренче урында торабыз. Бу эшне Пушкин картасының яшь кысалары белән генә чикләнмичә дәвам итәргә кирәк», — диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мәдәният учреждениеләренең күп өлеше, бигрәк тә авыл җирлекләре, кардиналь модернизация таләп итә. Әмма инфраструктураны яңарту — бердәнбер проблема түгел. Яңа технологияләр кертү белән мәгълүмати агымнар киңәя, мәдәни тәңгәллек үсә.

«Мәдәният учреждениеләре заманча эчтәлекле, төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрне җәлеп итәрлек булырга тиеш. Алар төрле яшьтәге кешеләр өчен гаилә ял итү үзәгенә әйләнергә тиеш. Кешеләр үзләренең иҗади сәләтләрен ача һәм күрсәтә ала. Бу мәсьәләдә дәүләт-хосусый партнерлыкны гамәлгә ашыру өчен зур потенциал бар. Бергәләп механизмнар эшләргә кирәк», — диде Татарстан Президенты.


Читайте также

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я