Мы в Telegram
Добавить новость
< >
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018
Январь 2019
Февраль 2019
Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2
3
4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Татарның акчасы булган икән!»

0 16177
«Татарның акчасы булган икән!»

В Міненерго пояснили, навіщо РФ атакувала енергосистему України навесні

Завтра буде сухо і досить тепло. Прогноз погоди на 17 травня

«Новый порядок выпуска». История с севастопольскими льготными проездными будет понятнее

ОВА: В Сумах молодежь срывает мобилизацию и выполняет задания спецслужб России

«Шоколад акчаны ашаганда, акча музее ясау идеясе туды» Әлеге музейны оештыру идеясе… шоколадтан барлыкка килгән. «Без борынгы тәңкәләрнең образын шоколадта кулландык. Былтыр Алтын Урданың 750 еллыгына тәңкә формасында шоколад чыгардык, балаларга тараттык, ул шулкадәр популяр булды. Шул шоколад акчаны ашаганда, акча музее ясау идеясе туды», — диде музей җитәкчесе Артур Галимҗанов. Шоколад тәңкәдә барс һәм кояш сурәтләнгән. Бу очраклы хәл түгел, шуңа охшаган тәңкәләр Алтын Урда чорында да кулланылган. Музейдагы экскурсия вакытында чын тәңкәләр белән танышырга һәм кызыклы фактлар үзләштерергә була. Экспонатлар берничә ай дәвамында тупланган, акчаларны төрле базарлардан, интернет кибетләрдән җыйганнар, кайберләрен бүләк итеп бирүчеләр дә булган. Борынгы акчалар турында китаплар да бар. Алардан борынгы тәңкәләрдә нәрсә язылганын аңларга була. Коллекциядәге иң борынгы тәңкәләр сигезенче гасырдан. Туктамыш, Үзбәк, Җанибәк һәм башка ханнарның тәңкәләре, Болгар чорында акча ролен үтәгән көмеш кисәкләр дә бар. Татар акчаларыннан тыш, Кытай, Монголия, Африка, Һиндстан, Америка, Үзбәкстан, Төркия акчалары да бар. Музей җитәкчесе ярдәмчесе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, тәңкәләрне тотып карау — тарихка кагылып карау мөмкинлеге. «Безнең турыдан-туры халкыбызның тарихына кагылу мөмкинлеге бар, һәм ул мөмкинлекне милләттәшләребезгә бирәсе килә», — диде ул. Татар теле һәм акча Артур Галимҗанов акча тарихы турында сөйләде. Акча тарихы натураль алмашынудан башлана. Моның ачык мисалы — татар тиене. Татар акчасы тиен тиресеннән башланган. « Тиен» сүзенең җәнлек белән бәйле икәне билгеле, әмма менә « акча» сүзенең ак төсне билгеләгән сүздән килеп чыгуын әле сирәкләр генә беләдер. Ягъни акча ак төстә, ялтырап тора торган булган. Болгар дәүләтендә көмеш кисәкләр акча функциясен үтәгән. Сум сүзе исә бөтен кисәк, тоташ кисәк дигәнне аңлата. СУМ I«рубль», диал. (Тумашева 1992: 191) «форма (для литья)», «брус», (Гиганов) «дебелый» < гом. кыпч. сом «сум, бөтен, бөтен кисәк, кәбәрә», (к. Радлов IV: 562 һ.б. чыганаклар), сумның акча мәгънәсе бор. «тоташ кисәк (алтын яки көмеш), вакланмаган» сүзеннән, сум элек зур акча булган: «сом — ике колаклы көмеш коелмасы, ул 20 динарга тиң» (Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде: 88). К. ш. ук диал. (Тумашева 1992: 194) һ.б. Рус теленең этимологик сүзлегендә деньга сүзе дә татар телендә кулланылган тәңкә яки тамга сүзләреннән килеп чыккан дип бирелә. Музейда да шундый кызыклы мисаллар белән татар теле һәм акча бәйләнешен күрсәтергә тырышалар. Төркиянең икътисади концепциясенең нигезендә татар шәхесе хезмәтләре ята Шулай ук «Татар акчасы музее»нда экскурсия вакытында уйгыр язулы Чыңгыз хан тәңкәсенең, Литва татарларына багышланган акча рәсемнәрен күреп була. Музейда акча гына түгел, әлеге өлкәдә эшләгән кешеләр һәм төрле илләр икътисады турында мәгълүмат бирелә. Мәсәлән, Артур Галимҗанов икътисад теориясен беренчеләрдән булып кем төзегәнен сөйләде. «Югары белем йортларында һәм мәктәпләрдә икътисади концепция Ауропада уйлап чыгарылган дип укытыла. Безне Карл Маркс, Энгельс, Адам Смит белән таныштыралар. Ундүртенче гасырда гарәп илләрендә Ибн Халдун дигән зур галим яшәгән. Ул икътисад теориясен барлыкка китергән кеше. Карл Марксның биографиясенә карасагыз, ул гарәп телләрен белгән һәм яшь чагында гарәп илләренә барган. Бу сәяхәттән соң Карл Маркс үз китапларын яза башлый. Беркем моны төгәл әйтә алмый, әмма ул үз китапларын Ибн Халдунны укыганнан соң язган дигән фикер бар», — дип кызыклы факт белән бүлеште ул. «Безнең үз шәхесләребезне танытасыбыз килә. Без моны милләттәшләребез белсен өчен эшлибез», — диде музей җитәкчесенең ярдәмчесе. «Мәсәлән, милләттәшебез Муса Акъегетзадә. Ул йөз ел элек илебездән Төркиягә китеп, Истанбул шәһәренең хәрби академиясендә икътисад фәнен укыткан. Аның укучылары арасында Төркиянең булачак президенты Мостафа Кемаль да булган. Ул, президент булгач, Муса Акъегетзадәнең лекцияләренә нигезләнеп Төркиянең икътисади концепциясен барлыкка китергән. Шулай итеп, Төркиянең хәзерге көндәге икътисади концепциясен уйлап чыгаруда татарлар өлеше дә бар дип әйтеп була», — дип сөйләде музей җитәкчесе. Муса Акъегет, Муса Акъегетзадә — татар язучысы, мөгаллим. Муса Мөхәммәтҗан улы Акҗегетов 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасының Чамбар (хәзерге Белинский) шәһәрендә туган. «Хисаметдин менла» повесте авторы. Татар газеталары чыгара, икътисад буенча фәнни эшләр яза. 1923 елның 24 сентябрендә вафат була. Акчалар — тарихны өйрәнүдә бик мөһим әйбер Музейны оештыручылар кешеләр тарих белән танышып кына түгел, уйланып китсеннәр өчен тырышуларын әйтте. «Нәрсә мөһим: тормышмы, акчамы? Ничек алар бер-берсенә бәйле? Кеше акча белән идарә итәме, әллә акча кеше беләнме?» — алар менә шундый сораулар куя. оештыручыларның иң зур хыяллары экспозицияне зурайту. Музей җитәкчесе Артур Галимҗанов белгечлеге буенча инженер-проектчы, шуңа да музей эшчәнлеген алып бару өчен алар даими рәвештә тарихчылар белән аралашып торачагын әйтте. «Бу безнең беренче адымнар гына, тәҗрибәбез юк», — диде алар. «Үзем дә диплом эшемне Урта Азиянең акчалары буенча язган идем, вакытында бераз нумизматика фәнен укытып та алдым. Татар халкы ул төрле яклы, менә бу безнең яңа кыр. Яхшы эш башлагансыз. Сез соңгы арада бик акыллы эшлисез, шуның өчен сезне мактыйм, бу эшегез өчен ун бал», — дип бәя бирде Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов музей җитәкчесенә һәм аның ярдәмчесенә. Шулай ук килгән тарихчылар музей эшчәнлеген оештыру буенча үз киңәшләрен дә бирде, акчаларның күчермәләрен ясарга, аларны сувенир буларак сатарга тәкъдим ителде. Галимә Лена Гайнанова әйтүенчә, бу музейда татар тарихын гына түгел, илләр, мәдәниятләр бәйләнешен күреп була. «Бу бик зур эш. Акчалар — тарихны өйрәнүдә бик мөһим әйбер. Безнең татар тарихында бик күп кулъязмалар янган, ә акчалар, хәзинәләр җир астына күмелгән. Акчаларны һаман табып торалар. Ул тарихка яңа мәгълүмат өсти», -диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. Музейга килүчеләр арасында «Өйдә акчаларны карап аласы, аларны монда китерәсе булыр әле», — дип, музей коллекциясен тулыландырырга теләүчеләр дә бар иде. «Аллаһ боерса, аңа ит кунар, тазарып, май кушылып, матурланып, җилләнеп, рәхәтләнеп китәр» Экскурсия тулысынча татар телендә булды. «Экскурсия рус телендә дә оештырылса, шәп булыр иде», — диде КФУда сәнгать тарихы юнәлешендә белем алучы Дарья Егорова. Аларны укытучылары университеттагы дәресләре урынына музейга алып килгән. Дарья үзенең фикерләре белән бүлеште. «Акчаларның тарихын, аның әһәмияте ничек үзгәргәнен белү кызык булды. Монда бик тәмле чәйләр белән сыйладылар. Экспозиция, башка музейларныкы белән чагыштырганда, әлегә бераз фәкыйрьрәк күренә. Шулай да, бик кызыклы музей, киләчәктә ул үсеш алыр дип ышанам», — диде ул. Дарьяга бөтен кызыклы мәгълүматны татарчадан русчага тәрҗемә итеп баручы укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин да музей турында үз фикерен әйтте. «Монда фәнни-методологик яктан әле эшлиселәре бар. Бу эшне башлап җибәрүләре бик яхшы. Үзем профессиональ нумизмат түгел, мин –тарихчы. Тарих укытучысы буларак, студентларга акчалар турында да сөйләргә туры килә, миңа үземә бу тема кызыклы», — диде ул. «Татар акчасы дигәч, бик сәер хәлдә каласың. Беренче ишеткәч, бик гаҗәпләнгән идем, татарның акчасы булмаган бит аның дип әйтәсе килгән иде. Бүген монда килгәч, безне шундый бай экспозиция белән таныштырганнан соң, татарның акчасы булган икән дигән фикер туды. Музейга килгәндә, ул әле яңа туган бала кебек кенә, әле ул күзләрен теге якка, бу якка карап кына мөлдерәтеп тора торган музей. Киләчәктә, бер ярты елдан соң тагын килеп карарбыз. Әлегә бу җиңелчә репетиция генә, скелеты гына. Аллаһ боерса, аңа ит кунар, тазарып, май кушылып, матурланып, җилләнеп, рәхәтләнеп китәр. Ә аның булуы һәм алга таба эш итүе, әлбәттә, бу бик куанычлы. Татар зыялылары, татар милләте һәм гомумән татар халкы өчен бик тә кирәкле эш бу», — диде «Татар акчасы музее» турында блогер Рәфис Атаказ  Музей һәр көнне 10:00–18:00 вакыт аралыгында эшләячәк. «Әлегә керү бушлай, соңрак түләүле керү ясарга планлаштырабыз», — диде музей җитәкчесе. Дарья мактаган тәмле чәйләр белән һәр килгән кешене сыйларга сүз бирделәр.

Читайте также

В тренде на этой неделе

Укрзализныця назначила дополнительный поезд из Киева в Сумы

«Новый порядок выпуска». История с севастопольскими льготными проездными будет понятнее

Укрзалізниця призначила додатковий поїзд з Києва до Сум

У суботу можливі опади, проте буде досить тепло

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я