Апрель 2010
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014 Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014 Август 2014 Сентябрь 2014 Октябрь 2014 Ноябрь 2014 Декабрь 2014 Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018
Апрель 2018
Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Мәскәүгә дроннар һөҗүм иткән

0 107
Мәскәүгә дроннар һөҗүм иткән

Помощник Успенской Константин: новость о скорой для певицы — фейк

Бастрыкину доложат о деле хирурга, который мог калечить пациентов

ЧИТАЙТЕ ОПТИМАЛЬНЫЙ ПЛАН МИРА МЕЖДУ РОССИЕЙ, НАТО И УКРАИНОЙ.

Страны G7 заявили о непричастности Киева к теракту в "Крокусе"

Бүген, 30 май иртәсендә, Мәскәүнең биек йортларына дроннар һөҗүм иткән. Җитди зыян күрүчеләр юк. Шәһәр мэры Сергей Собянин телеграмдагы каналында шул турыда хәбәр итте.

 

РИА Новости язуынча, башкаладагы ике йортта яшәүчеләр эвакуацияләнгән.

Собянин белдерүенчә, беркем дә җитди зыян күрмәгән, табибларга ике кеше мөрәҗәгать иткән.

Бер дрон Мәскәүнең Профсоюз урамындагы 98 нче йортның өске катларына шартлаткыч ташлаган, йортның фасады һәм пыяласы зыян күргән. Шартлаткыч дронның бер өлеше белән бергә фатирга очып кергән, әмма шартламаган. Мондый шартлаткыч ярты метр калынлыктагы стенаны да җимерергә сәләтле дип язалар.

Тагын бер пилотсыз аппарат Яңа Мәскәүнең Атласов урамындагы 24 катлы торак йортның фасадын җимергән.

Мәскәүдә Ленин проспектыннан Михаил Певцов урамына кадәр Удальцов урамы транспорт өчен ябылган. Моннан тыш, Ленин проспектындагы 92к1 йортында яшәүче кеше «РИА Новости»га пилотсыз аппаратның 14 нче каттагы фатирга эләгүен хәбәр иткән. Анда өч кеше яшәгән. Зыян күрүчеләр юк. Бина янына полиция, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерүчеләр җыелган. 

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев та төбәктә ПВО системасы берничә дронны бәреп төшерүен әйтте. 

Һәлакәт урыннарында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Пилотсыз аппаратлар һөҗүме белән бәйле рәвештә, Мәскәүдә полиция өчен «Тайфун» планы игълан ителгән, спутник элемтәсе сүндерелгән. Дроннар һөҗүм иткән йортлардан кешеләр якындагы мәктәпкә эвакуацияләнгән.

Росавиация дә Мәскәү аэропортларының штат режимында эшләвен белдерә.

Шулай ук МЧС хезмәткәрләренә «Сбор» командасы игълан ителде. Сүз барлык шәхси составны җәлеп итү һәм резерв техникасын куллану турында бара.

Моннан тыш, башкала халкы, таксистлар GPS системасының өзеклекләр белән эшләвеннән зарлана. Mash телеграм каналы белдерүенчә, шәһәрдә спутник элемтәсе сигналларын пилотсыз аппаратлар белән идарә итә алмасыннар өчен сүндергәннәр.

 «Шот» каналы язуынча, Одинцово районында дүрт дрон бер-берсеннән 500 метр ераклыкта очып барганнар. «База» чыганаклары мәгълүматларына караганда, аларның күпчелеген Мәскәү өлкәсендәге ПВО системасы бәреп төшергән, пилотсыз аппаратларның бер өлеше агачларга һәм чыбыкларга эләгеп калган, чөнки алар бик түбән биеклектә очкан. 

«Иртән Киев режимы Мәскәүдәге объектларга пилотсыз очу аппаратлары белән террор һөҗүме ясады, дип раслый  Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, һөҗүмдә самолет тибындагы сигез беспилотник җәлеп ителгән. Барлык аппаратлар бәреп төшерелгән. Аларның өчесе радиоэлектрон көрәш чаралары ярдәмендә идарәсен югалткан һәм билгеләнгән юлыннан читкә тайпылган. 

Тагын биш пилотсыз очу аппаратын Мәскәү янындагы "Панцирь-С" зенит ракета-пушка комплексы юк иткән.

Телеграм каналларда Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр төшергән видеолар таралды.

Бер кеше тәрәзәсеннән дрон һөҗүмен төшерә: «Нәкъ миңа таба оча, кара!» дип кемгәдер кычкыра. Бер кеше дронның коттедж бистәсе янындагы кырга төшеп шартлавын төшерә. Берсе шартлаган дронны төшерә. «Нәкъ безнең йорт янында, … – дип сүгенә ул. – Бәлки таяргадыр моннан? Түбәгә менгән идем – алар якынайганнан якыная бара. Берсе ерактарак иде, икенчесе… Хәерле иртә!» 

Дроннарны «Рублевка» коттедж бистәсе янында да төшергәннәр. Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр моның ничек булганын сөйли. «4.16 уяндым. Көчле шартлау ишетеп уяндык. Тәрәзә ачык иде, көчле булды. Бөтен кеше урамга чыкты». «Өй янында калдыклар аунап ята, өйгә кертмиләр. Ә бала йоклый да алмый». «Ватылган тәрәзә тавышыннан уяндым. 7 дә тулмаган иде әле. Биш минут та узмады, безне эвакуацияләделәр».


Читайте также

В тренде на этой неделе

ЧИТАЙТЕ ОПТИМАЛЬНЫЙ ПЛАН МИРА МЕЖДУ РОССИЕЙ, НАТО И УКРАИНОЙ.

Бастрыкину доложат о деле хирурга, который мог калечить пациентов

Как провести выходные в Москве и не разориться: гид по бюджетному отдыху в столице

Если ты не поступил в колледж или вуз

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я