Мәскәүдә Россия хәрбиләре гамәлләрен дискредитацияләү өчен бер ир-атны кулга алганнар
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә суд беренче тапкыр Россиянең Кораллы көчләрен куллану турында ялган мәгълүмат тарату хакында җинаять эше фигурантын кулга алды. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. «Пресня суды Сергей Клоковны Җинаять кодексының 207.3 маддәсенең 2 өлеше „а“, „б“, „д“ пунктлары буенча кулга алды. Мин карар буенча шикаять бирдем инде, калганы белән уртаклаша алмыйм», — дип сөйләгән РИА Новостига адвокат Даниил Берман. Берман сүзләренчә, бу әлегә маддә буенча Мәскәүдә «беренче һәм бердәнбер кулга алу очрагы». Пресня районы судында Клоковның Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсенең запас пункты технигы булуын ачыкладылар. Аны 16 майга кадәр Тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Бу эшне Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Баш тикшерү идарәсе тикшерә. Украинада махсус операция башланганнан соң «Россия Федерациясе Кораллы көчләрен файдалану турында ялган мәгълүмат тарату» турындагы 207.3 маддә Җинаять кодексына кертелде. Аның буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Владимир Путин 21 февральдә Донбасс республикасының үтенеченә җавап итеп һәм Дәүләт Думасы депутатлары мөрәҗәгатеннән соң ЛНР һәм ДНР суверенитетын тану турындагы карарларга имза куйды. 24 февраль иртәсендә Россия Украинаны демилитаризацияләү буенча хәрби махсус операция башлады. Путин аның максаты «сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан мыскыл ителгән, геноцидка дучар булган кешеләрне яклау» дип атады. Саклану министрлыгы белдерүенчә, Кораллы көчләр хәрби инфраструктура һәм Украина гаскәрләренә генә һөҗүм ясый.