Март 2014 Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014 Август 2014 Сентябрь 2014 Октябрь 2014 Ноябрь 2014 Декабрь 2014 Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018 Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Сәйф Сараига 700 ел — татар әдибенең билгеле булмаган әсәрләрен Ватиканнан кем табар?

0 16
Сәйф Сараига 700 ел — татар әдибенең билгеле булмаган әсәрләрен Ватиканнан кем табар?

Топливному компромиссу между Украиной и Азербайджаном пришел конец?

Лавров заявил, что сфер сотрудничества России и Запада практически не осталось

Московская область - Изготовление металлических навесов

Отключение электричества в Сочи 28 и 29 марта 2024: кто и почему останется без света

Сәйф Сараи 1321 елда Алтын Урданың Камышлы шәһәрендә туган татар язучысы. «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләре авторы. Сарай әль-Җәдид шәһәрендә укыган. 1380-нче елларда Мисырга күченгән һәм Солтан сараеның канцеляриясендә эшләгән. 1396 елда вафат булган. «Гөлестан» Нидерландның Лейден университеты китапханәсендә саклана. Икенче кулъязма Үзбәкстанда табылган, ул шигырьләрдән һәм «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаныннан тора. «Алтын Урда әдәбиятының иң югары ноктасы дип Сәйф Сараины таныйлар» КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Евразия халыклары, аеруча татарлар язмышында Алтын Урда мөһим роль уйный дип саный: — Нәкъ менә Алтын Урда чорында татар халкы этник бөтенлек буларак формалаша башлый. Аның составына болгар, кыпчак, хәзәр, татар һ.б. керә. XIII–XIV гасырларда Алтын Урдада татар теле сөйләм һәм язма тел буларак кулланыла. Алтын Урдада күбесенчә хәзерге татарларның ерак әби-бабалары яшәгән. Без — Алтын Урда мәдәнияте варислары. Сарай шәһәре — административ шәһәр генә түгел, Евразиянең мәдәни үзәге булып саналган. Акыл ияләре бер яктан Йосыф Баласагуный, Әхмәт Ясәви, Кол Галиләрнең мирасына нигезләнсә, икенче яктан, алар иҗади яктан мөселман язу культурасын үзләштергән. Шул рәвешле, әдәбият та үсеш алган. Кызганыч, ул чордан сакланып калган мирас күп түгел. Әдәбият галиме Габдрахман Таһирҗанов әйтмешли: «Алтын Урда чорыннан безгә килгән ядкярләр — зур учакның очкыннары кебек кенә». Әмма тарихчылар Алтын Урда әдәбиятының кульминациясе дип Сәйф Сараины таный, — дип таныштырды галим. Хатыйп Миңнегулов тарихчыларны яңа чыганакларны эзләмәүдә шелтәләде Хатыйп Миңнегулов тарихчыларны Алтын Урда чорында иҗат иткән авторларның әсәрләрен яңа чыганаклардан эзләмәүләрен әйтте. Яңа чыганаклар Ватикан һәм Мисыр архивларында булырга мөмкин. Галим Сәйф Сараиның иҗатын 1968 елда өйрәнә башлаган. Аның фикеренчә, Сәйф Сараи иҗаты белән башка кызыксынучы юк: — Сәйф Сараиның туган елы фәндә шартлыча 1321 ел дип исәпләнелә. Фәндә ачышлар булса, ул саннар үзгәрергә мөмкин, бу — табигый процесс. Якынча 1396 елда вафат була. Сиксәненче елларга кадәр аны танылган шагыйрь дип йөртәләр. Әмма бүгенге көнгәчә ул елга кадәр иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре табылмаган. Безгә барып җиткән кулъязмалары гомеренең соңгы елларында язылган. Яңа чыганаклар эзләргә алынмыйлар. Мәсәлән, Мисырда мәмлүк идарәчеләренең архивы бар. Миркасыйм Госманов Ватикан архивларына барырга иде, дип күпме тапкырлар әйтте, ләкин эзләнүчеләр юк. Эзләнсәк, шигем юк, яңа әсәрләр һәм чыганаклар табып ала алыр идек. Сәйф Сараи һәм башка яңа авторларның әсәрләрен табып булыр иде», — диде ул чыгышында. «Сәйф Сараиның туган ягы Сирия белән Төркия чигендәге Камышлы каласы булырга тиеш» Татарстан Фәннәр академиясендә әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар укучысы өчен Сәйф Сараины Алтын Урда шагыйре буларак танытты дип саный: — Хатыйп ага Сәйф Сараи язган «Гөлестан бит-төрки» әсәренең «Бәтхас бик» кә аталуын һәм аның «хаҗҗибел-хөҗҗәб солтаны» булуын белдерде. «Хаҗҗибел-хөҗҗәб солтаны» титулы тарихта Багдад хәлифе тарафыннан мәмлүк солтаннарына бирелгән. Аларга хаҗиларның иминлеге өчен җаваплылык йөкләнгән. Бу мәгълүматны галимнәр кабул итмәскә дә мөмкин. Шунысы кызык: Сәйф Сараи үз туган җирен төгәл «Камышлы йорт» дип язып калдырган. «Камышлы» да, «Сары Камыш» та түгел, «Камышлы йорт» тип аталган авыл яки шәһәр бармы? Тарихта ул чыннан да булган. Сәрйанилар (ассирияләр) аны «Бәт Залин» буларак әйткәннәр, төрки телгә «Камышлы йорт» дип тәрҗемә ителә. Ул хәзерге Сирия белән Төркия чигендәге Камышлы каласы булырга тиеш. «Сәйф Сараи «Гөлестан бит-төрки»не язганда анда Шаһбан Сүли (Сөюле) бәк әмирлек иткән. Димәк, әсәр аңа багышланган. Автор әсәрдә әмир «Гөлестаны Зиннәте бат хассы бик» дип, «Гөлестаны Зиннәте йортының-иленең мөстәкыйль әмире» дип атый. «Бу ил тарихта «Дөлкадир уллары әмирлеге» буларак билгеле. Ул 1337-1515 еллар арасында Киликиядә, татарча — Чокырыкчыда, төрекчә әйтсәк — Анатолиядә төзелгән һәм яшәгән мөстәкыйль кыпчак әмирлеклекләренең берсе», — диде ул. Мәрҗани белән Рәмзи «Гөлестан бит-төрки»не Мәхмүт Гөлестани язган дип белгән Тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәйфетдинова фикеренчә, татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани белән Морад Рәмзи Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәрен Мәхмүт Гөлестани дигән автор язган дип уйлаган: — Алар Каһирәдә булып, ватандашларның язмышы белән кызыксынган. Мәрҗани белән Рәмзи хезмәтләрендә әс-Сараи исемнәре теркәлгән. Мәсәлән, Мәрҗани «Вәфийат әл-әслаф» исемле хезмәтендә әс-Сараи дигән башка өч галим белән беррәттән Мәхмүт әс-Сараины телгә ала. Ул аны «Гөлестан бит-төрки» әсәренең авторы, «әл Гөлестани буларак билгеле. Мәхмүт Сараи Гөлестани әл-Каһири турында әйткәндә, Морад Рәмзи Гөлестани буларак билгеле булуын яза, чөнки ул «шәех Сәгъдинең ‚Гөлстанын‘ укый торган була». Бу фикерне төрек галиме Феридун Узлук та әйтә. Мәрҗани белән Рәмзинең белешмәсе Сәйф Сараиның тормышын өйрәнүчеләргә ачыш була алыр иде. Әмма Нидерландыдагы Лейден китапханәсендә сакланган «Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәренең кулъязмасы Мәхмүт Гөлестанның Мисырга килгән Әхмәд Джалаирга багышланган шигыре белән башлана. Сәйф Сараи шигъри формада аңа җавап яза, ул Әхмәдне туган ягын ташлап китүче илгизәр дип атый. Сәйф Сараи әсәрләреннән аның Мисырдагы язмышы турында бик аз мәгълүмат кына билгеле. Сәйф Сараи исеме тәхәллүс буларак кына кулланылган, Сәйфетдин исеменнән кыскартылып алынган, яки аны яклаган Сәйфетдин Бетхасның исемен алган. Гадәттә, мәмлүкләр еш кына тәхәллүс итеп үзләренең яклаучыларының исемнәрен дә алганнар. Гомумән, Алтын Урда шагыйрьләренең исемнәре Котб, Хисам Кятиб, Харәзми кебек тәхәллүс исемнәре булган», — дип тә фараз ясады ул. Тарихчы: «Литвадагы татар утарлары исемнәренең килеп чыгышы әле дә өйрәнелмәгән» Конференциядә Литва татарлары, «татар» атамасының кулланылышы мәсьәләләре дә күтәрелде. Әйтик, Россия генеалогия федерациясе президенты, тарих фәннәре кандидаты Станислав Думин әлегә кадәр галимнәрнең Литвадагы татар утарлары исемнәренең килеп чыгышын (ономастикасын) һәм торак, елга, урман, күлләр исемнәрен (топонимикасын) өйрәнгәне булмавын әйтте. — Литва җирендә XIV–XVI гасырларда Алтын Урда җирлегеннән күченгән татарлар яши. Литва князе күченеп килүчеләргә җирләрне армиядә хезмәт итү шарты белән генә бирә. Ревизия хәрби хезмәттә генә булган татар утарларын исәпкә ала. Татар утарлары буенча ревизия 1559 һәм 1624 елларда үткәрелгән. Ревизорлар теркәп барган материалларда 1559 елга күпчелек татар утарлары зыян күрә һәм кими баруы турында языла. Татар утарларының килеп чыгышы XIX гасыр уртасында басылып чыга, 1989 елда аерым өлешләре генә туплап бирелә, әмма аны ныклап өйрәнүче юк. Ревизия вакытында бер үк татар исемнәрен төрлечә теркәгәннәр: Җанай, Җанибәк, Җанбәк һ.б. Хәрефләрнең күчеше һәм аларның системасы кызыклы. XVI гасыр башыннан уртасына кадәр Литва татарлары балаларына төрки исемнәр кушса, XVII гасыр башында күбрәк дини (мөселман) исемнәрен куштыра, иске татар исемнәре онытыла диярлек. Мәсәлән: Җанбәк урынына Абдулла, Али кебек исемнәр барлыкка килә. Литва татарлары XVI гасыр уртасына кадәр славян милләте гореф-гадәтләрен ала, бу катнаш никахларның артуы белән бәйле. Литва татарлары көнкүрештә борынгы белорус, соңрак польша телендә сөйләшә», — диде галим. Вадим Трепавлов «татар» төшенчәсенең урта гасырларда төрле мәгънәдә кулланылуын аңлатты Россия тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре доценты Вадим Трепавлов «татар» төшенчәсе урта гасырда төрле чыганакларда күп тапкыр телгә алынуын әйтте һәм аны төрле мәгънәдә кулланылган дип фаразлады. — Татар атамасының этноним буларак ни дәрәҗәдә кулланылуы билгесез. Рус һәм Европа халкы «татар» дип күпсанлы кабиләләрне һәм сәяси бергәлекләрне атый. Дәлил өчен фондта Көнбатыш Себердә яшәгән Себер солтаны Күчүкнең (Күчем ханның оныгы) 1668 елда патша Алексей Михайловичка язган хатын таптык. Ул анда «биз татарның» дип яза. Урта гасыр китаплары төзүчеләре XVI–XVII гасырларда «татар» төшенчәсен бик сирәк кулланган. Мәсәлән, үзбәк тарихчысы Үтәмеш-Хаҗи «татар» сүзен кавем-җәмәгать мәгънәсендә куллана. Гәрәйләр Кырым ханнары династиясендә «татарлар» XVII гасырдан ногай һәр черкеслар белән бергә телгә алына: «барча татарның, сансыз күб татарның» һ.б. Татар сүзе монгол атамасының синонимы буларак та кулланыла алган. XIII гасырдан бу ике төшенчә бер мәгънәне аңлаткан. Бу очракта Күчем ханы оныгы татар сүзен этноним буларак түгел, бәлки, Алтын Урданың иң затлы нәселләрдән булуын аңлаткандыр», — дип фаразлады Вадим Трепавлов. Илнур Миргалиев: «Татарстан галимнәренә татар мирасын саклау проектын булдыру кирәк» Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев фикеренчә, Татарстан галимнәренә татар халкының мирасын саклау, аны халыкка җиткерү мәсьәләсе буенча уртак проект булдырырга кирәк: — Шәркыять тармагы сыеклана, берләшеп эшли алырдай стратегия җитми, ә яшь галимнәрнең җитешүенә берничә ел кирәк. Җитәкчелек алдында куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру авыр. Бергә җыелышып, зур фәнни-тикшеренү проектын башлау зарур. Проектта борынгы чордан башлап халкыбызның тарихы, киләчәген өйрәнү каралырга тиеш. Соңгы елларда татар халкының килеп чыгышы турында төрле теорияләр уйлап чыгарып сөйләшә башладылар. Без аларга фәнни яктан җавап бирергә әзер булырга тиеш. Этногенез турында төрле фикерләрне фән белән эш итмәүчеләр сөйли. Шуңа күрә бу проектта гуманитар юнәлештәге галимнәр тупланырга тиеш. Проект зур акча сорый. …Сәйф Сараи исемендәге конференциядә Татарстан, Россия белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен төрле көйләргә салып, борынгы төрки уен коралларында «Алпар» төркеме чыгыш ясады. Чит илдән Төркия, Украина, Беларусь галимнәре дә җәлеп ителде. Конференция берничә секциягә бүленде, чыгышлар көн дәвамында булды. Конференция ахырында белгечләр Сәйф Сараи исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәрде.

Читайте также

В тренде на этой неделе

Московская область - Изготовление металлических навесов

Лавров заявил, что сфер сотрудничества России и Запада практически не осталось

Культурная неделя: выбор «Известий»

Шура: «Петь я начал сразу, как родился!»

Загрузка...

Загрузка...
Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.



News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей Украине (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектом News24.


Владимир Зеленский в Украине


Светские новости



Сегодня в Украине


Другие новости дня



Все города России от А до Я